Маяк
+5 °С
Облачно
80 лет Победы
җәмгыять
19 Апреля , 06:00

Төп бурыч – эшсезлектән яклау

Илеш районы буенча территориаль бүлегесоциаль өлкә учреждениесе, ул гражданнарның эшсезлектән яклауга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итә. Без халыкка мәшгульлеккә һәм хезмәт миграциясенә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтәбез.

Төп бурыч – эшсезлектән яклауТөп бурыч – эшсезлектән яклау
Төп бурыч – эшсезлектән яклау

Агымдагы елның өч аендагы эшкә йомгак ясап, мәшгульлек хезмәте алдында торган төп максатлар һәм бурычлар уңышлы үтәлә, дип ышанып әйтергә була. Районның хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыклы һәм даими контрольдә тора. Безнең хезмәтләргә ихтыяҗ арту аларның югары сыйфатлы булуын раслый.

Мәшгульлек хезмәтенең төп клиентлары булып мөстәкыйль эш табу җиңел булмаган гражданнар кала: түбән квалификацияле, зур булмаган хезмәт стажы булган яки һөнәри эшчәнлекләрендә озак вакытлы тәнәфес алган кешеләр.

Безнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хезмәт эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча эш алып баручы биш белгеч эшли. Коллективта җылы, дустанә һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан. Уңайлы атмосферасыйфатлы эшнең нигезе. Әлбәттә, безнең уңышыбызныкы — һәр хезмәткәрнең профессиональлеге һәм эшенә тугрылыгы. Аларны эшлекле сыйфатлары гына түгел, ә югары әхлакый сыйфатлары: сизгерлеге, әдәплелеге һәм кешеләргә якын килә белүе дә аерып тора.

Бүген безнең коллективта баш инспектор Г.Имамова, I категорияле инспектор Л.Нурыйәхмәтова, II категорияле инспектор Л.Гәрәева, инспектор Э. Фазлыева һәм хезмәт буенча белгеч Ю.Идрисова эшли.

Илеш районы мәшгульлек хезмәтен булдыру һәм үстерү башлангычында торган ветераннарыбыз Р.Мөхәммәтгалиевка (хәзер мәрхүм), З.Ялаловага, Г.Шәйхнуровага, М.Латыйповага һәм Л.Ваншинага аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Аларның белемнәре, тәҗрибәләре һәм конкрет эшләре хезмәтебез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Безнең коллектив ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый, клиентлар белән эшләүнең һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекнең яңа формаларын даими эзли.

Бар коллективны һәм хөрмәтле ветераннарыбызны мәшгульлек хезмәтенең 35 еллыгы белән котлыйм, барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм катлаулы, әмма бик кирәкле эшебездә алга таба да уңышлар телим.

Ләйсән КОРОВКИНА, Илеш районы буенча территориаль бүлек начальнигы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас