

Хәрәкәттә-бәрәкәт, дип, туган туфракка, газиз җиргә яратылган кеше бөтен гомерен киләчәк өчен изге эшләр кылуга багышлый – гаилә кора, яраткан эшендә күкрәк киереп, тәм табып эшли, янып-ялкынланып яши.
-Гомер йомгагымның җитмешенче дистәсен түгәрәкләгәндә мин үземне бәхетле кешемен дип әйтә алам, - ди бар гомерен намуслы хезмәткә багышлаган Ромел Шамратов. 9 яшемнән, җәйге каникуллар вакытында, ындыр табагына эшкә йөрдем. 43 ел хезмәт стажына ия булып, лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем Алиса Анатольевна белән 48 ел тату гомер кичереп, өч баланы олы тормыш юлына бастырдык. Шөкер, гомерем заяга узмады. Үтелгән юлларым, елларым хакында уйланганда берчә рәхәттә, берчә ямансу да. Табигатем белән ихлас күңелле, нечкә хисле булгангамы, туган җиремне, табигатьне бик тә яратам, авылдашларны хөрмәт итәм.
Мондый хисләрне тик чыннан да, туган төбәгенә бирелгән, халкына, иленә ихлас хезмәт иткән кеше генә әйтә ала.
Ромел Түбән Череккүл авылында хезмәт сөючән гаиләдә дөньяга килә. Куйбышев ис. колхозда хисапчы, бригадир, ындыр табагы мөдире вазифаларына багышлаган Әбелмөгаллим Шамратов үз үрнәгендә эшкә өйрәтеп үстерә улларын. Гомумән, тормыш иптәше Таҗибә белән балаларын артык иркәләмичә, бәләкәйдән үк кул арасына кертергә тырыша алар. Гаиләдәге 3 ир баланың төпчеге Ромел дә җирнең кадерен белеп үсә. Шуңадыр да, мәктәпне тәмамлаганда аттестат белән бергә, тракторчы-машинист таныклыгы алгач та, тракторчы булып эшли башлый.
Белемгә омтылган Ромел читтән торып Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының зоотехния бүлегенә укырга керә һәм аны, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң тәмамлый. Ул елларда хуҗалык белән идарә итүче Ә.Рахманов тырышлык, хезмәтне җиренә җиткереп башкару кебек уңай сыйфатларын күреп, яшь белгечкә терлекчелек тармагындагы мөһим участокларны тапшыра. Түбән Череккүл сөтчелек фермасында, лаборант, малларны ясалма орлыкландыру технигы, зоотехник булу аңа бу юнәлештәге эш алымнарын өйрәнүдә зур ярдәм була.
Һәркемгә карата җылы мөнәсәбәте, ярдәмчеллеге белән авыл халкының тирән ихтирамын яулаган Р.Шамратовны 1982 елда Череккүл авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Бу вазифада да сынатмый Ромел Әбелмөгаллим улы. Яшь җитәкче эш көнен фермалардан башлый, чөнки колхоз белән авыл Советы бергә атлый ул заманнарда. Хуҗалыкның эше бармый икән, авыл Советы да эшләп җиткерми дигән сүз. Аграр өлкәнең бар нечкәлекләрен белгән коммунистны 1987 елда, ике дә уйламый, партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Бу вазифаны башкарганда халыкның тормыш-көнкүрешендәге төрле четерекле хәлләр белән очрашырга туры килә аңа. Мондый очракта законнарны белми торып ниндидер карар кабул итүе авыр. Шуңа да белемен камилләштерү максатында читтән торып, Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.
1991 елда булдыклы яшь белгечне Куйбышев ис. колхоз идарәсе рәисе урынбасары итеп тәгаенлиләр, аннары баш инженер, баш зоотехник вазифалары йөкләтелә. 1998 елда ул кабаттан авыл Советы рәисе итеп сайлана. Бер елдан тирән белемле, инициативалы, кешеләрне оештыра һәм рухландыра белүче, тормыш тәҗрибәсе туплаган, төрле эштә сыналган белгеч, ул чактагы иң арттагы хуҗалыкларның берсе – “Игенче” колхозына рәис итеп тәгаенләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә тир түгә. Кешеләргә игътибарлылыгы, килеп туган сорауларны вакытында хәл итү чарасын күрүе, хуҗалык итү механизмының бөтен нечкәлекләрен белүе аңа бу катлаулы хуҗалыкта иң авыр елларда да тотрыклы матди-икътисади нигезне сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирде. 2003 елда “БРның атказан авыл хуҗалыгы хезмәткәре”дигән мактаулы исемгә лаек булуы Р.Шамратовның тынгысыз хезмәтенә зур бәһа. Ул хезмәт вертераны исемен горур йөртә.
“Кеше һәрвакыт хәрәкәттә, эштә булырга тиеш. Әнә шул чагында картаерга һич вакыт булмый”, - дигән хакыйкатьне ачык аңлап яши Ромел Әбелмөгаллим улы. Бүген дә алар тормыш иптәше белән кош-корт асрыйлар, яшелчә-җимеш бакчасын тәртиптә тоталар.
Ромел абый умартачылык белән шөгыльләнә башлаган, 8 баш умарта тота. Ял, бәйрәм көннәрендә Шамратовларның өйләре балаларының, оныклары Эмиль, Эмир, Реналь, Риана, Ислам, Нурия, оныкачы Эмилиянең шат тавышыннан гөрләп тора.
Ромел Әбелмөгаллим улы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Череккүл авыл советы авыл биләмәсе каршындагы ветераннар советы рәисе булып тора. Октябрьский шәһәрендәге “Нуруль Ислам” мәдрәсәсен тәмамлый. Түбән Череккүл авылындагы “Мулламөхәммәт” мәчетендә имам-хатыйб ярдәмчесе булып йөри. Киң күңелле, ачык йөзле имамны халык бик ярата. Авылда ул төрле дини йолаларны үткәрү өчен лаеклы өлеш кертә.
Намуслы хезмәт юлы үтеп, туган төбәге өчен изге гамәлләр кылган, авылда хөрмәт казанган Ромел Әбелмөгаллим улының күркәм юбилее котлы булсын. Киләчәктә дә сәламәтлек, хәерле, бәхетле гомер насыйп булсын.
Лира ГӘРӘЕВА.