Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
21 апрель , 04:00

Бәйрәм котлавы

Хөрмәтле депутатлар, урындагы үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Бәйрәм котлавыБәйрәм котлавы
Бәйрәм котлавы

Сезне муниципаль район Советы һәм үземнең исемнән бәйрәмебез – Урындагы үзидарә көне белән ихлас котлыйм, яшәеш өчен кирәкле, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек телим.

Ил күләмендә Урындагы үзидарә көне билгеләнүе – власть белән кешеләр арасындагы бәйләнешнең ныгуы, җәмгыятьнең властька ышанычын күрсәтү һәм авыл биләмәләре үсешенә игътибар артуы билгесе. Халыкка иң якын власть органы буларак, районның авыл Советлары кешеләр өчен эшләүне, яшәешләрен яхшыртуны һәм моның өчен тиешле шартлар булдыруны төп бурычлары итеп исәпләп, төбәгебезне, мохитебезне төзекләндерү, иминлекне тәэмин итү, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча максатлы, планлы эш алып бара. Әлеге юнәлештә уңышлы тормышка ашырылган чаралар власть белән халыкның аерылгысыз икәнен күрсәтте. Кешеләр сезгә ышана, таяна.

Киләчәктә дә эзмә-эзлекле эш алып барып, җирле үзидарә органының җәмгыятьтәге ролен күтәрүгә өлешегезне кертерсез һәм халыкка багышланган хезмәтегез киләчәктә дә районның социаль – икътисади үсешенә уңай йогынты ясар, муниципалитетлар эшчәнлеген активлаштыруга булышлык итәр, дип ышанам.

Наил ГАЙНУЛЛИН, муниципаль район Советы рәисе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас