Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 апрель , 09:15

Күп балалы гаиләләргә бердәм пособие яңадан карала

Башкортстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә билгеләнгән керем күләме 10 проценттан артмаган очракта бердәм пособиегә хокук сакланачак. СФРның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге 2026 елның гыйнварыннан кабул ителгән гаризалар буенча карарларны актив рәвештә яңадан караячак.

Күп балалы гаиләләргә бердәм пособие яңадан каралаКүп балалы гаиләләргә бердәм пособие яңадан карала
Күп балалы гаиләләргә бердәм пособие яңадан карала

Бүлек «Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2026 елның 20 февралендәге 29-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәннән соң, ягъни 2026 елның 22 маеннан яңадан карау процедурасын башлый. Агымдагы елның март аена булган мәгълүматларга караганда, Башкортстан Республикасыннан 963 күп балалы гаиләгә яңадан исәпләү каралачак.

Хәзерге вакытта гаиләнең җан башына уртача кеременең билгеләнгән лимиттан минималь артуы да түләүне билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тора. Яңа нигезләмәләр, керем дәрәҗәсе буенча билгеләнгән шартны үтәп, пособиене тагын бер елга озайту мөмкинлеген күздә тота.решләр нәтиҗәсендә түләү хокукын саклап калачак тугызлап гаилә бар», - дип сөйләде СФРның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов. 

Әлеге төзәтмәләр гамәлгә кергәч, Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге 2026 елның гыйнварыннан башлап җан башына уртача керемнең бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумының 10 проценттан артмавы сәбәпле күп балалы гаиләләргә чыгарылган баш тарту карарларын имзасыз рәвештә яңадан караячак. Кабул ителгән карар турында хәбәрнамә мөрәҗәгать итүчеләргә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка алыначак.

«Әлеге үзгәрешләр җан башына уртача керемнәре 18 541,60 сумнан артмаган (16856 + 10 процент) күп балалы гаиләләргә кагылачак. Шуны сы мөһим, әгәр гаилә 2026 елда гариза биргән булса һәм керемнәрнең бераз артуы аркасында кире кагылган булса, фондка кабат мөрәҗәгать итәргә, яңа га риза бирергә кирәкми. 22 майдан соң аларга мөрәҗәгать итү датасыннан 12 айга пособие автомат рәвештә билге ләнәчәк. Быел гаилә берничә тапкыр гариза биргән булса, без беренче га ризага әйләнеп кайтачакбыз. Бүгенге көндә төбәгебездә бердәм пособие билгеләү кагыйдәләрендәге яңа үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләү хокукын саклап калачак тугызлап гаилә бар», - дип сөйләде СФРның Башкортстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов.

Мөһим шарт - бердәм пособиегә гариза билгеләнү чорының соңгы аенда яисә түләү тәмамланганнан соң өч ай эчендә бирелергә тиеш.

Яңа шартларга туры килә торган гаиләләргә түләү балага төбәкнең яшәү минимумының 50 процент күләмен дә, ягъни 8 175 сум күләмендә билгеләнәчәк.

Бик мөһим! Әлеге хокук белән күпба лалы гаиләләр бердәм пособиегә хо кукны гамәлгә ашыру чорында бер генә тапкыр файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, күп балалы гаиләләр хәзер МАХ мессенджеры аша ташламалар алу өчен үз статусын раслый алалар. Моның өчен мобиль кушымтада цифрлы ID нигезендә формалашкан QR-кодны күрсәтү дә җитә.

Бердәм пособие билгеләү шартлары турындагы мәгълүматны Русия Социаль фондының Бердәм контакт-үзәге телефоны — 8-800-1-000-001 (тәүлек буе, шалтырату бушлай) аша төгәлләштерергә мөмкин.

Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас