

Менә шундый, юлларында очраган авырлыкларны бергә җиңеп, матур тормыш юлы үткән бер пар белән таныштырып үтәсем килә гәзит укучыларыбызны.
Бүгенге көндә Исәмәт авылында яши бу гаилә. Берсе рус кызы, икенчесе татар егете. Валентина һәм Миңлегали Гайнетдиновлар 36 ел тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Аларга карап ике милләт вәкиле парлы булып яшәгән гаилә дип бер дә уйламыйсың. Әйе, язмышлар очрашырга ниятләгән булса, икеңне ике дөнья читеннән дә китереп очраштыра, табыштыра, парлаштыра икән ул. Кем уйлаган, Илеш егете һәм Гафури районы кызы Казахстанда очрашып, җитәкләшеп Илешкә кайтып керерләр дип. Дустына кунакка барган Миңлегали һәм апасына яшәргә дип килгән Валентина, бер күрүдә бер-берсен ошаталар. Берсе булачак киявен, икенчесе булачак киленне әти-әниләре белән таныштырырга дигән максат белән Башкортстанга кайталар. Килен турында авылда: “Рус милләтеннән бит”, - дип әйтүчеләр булса да, яшьләр бәхетенә аркылы төшүче табылмый. Миңлегалинең туганнары, авылдашлары бик яхшы кабул итәләр киленне. Берсе кочегар, икенчесе идән юучы булып мәктәпкә эшкә урнаша. Дөнья корып башлап китүләре аларга җиңел булмый. Бар авырлыкны бергә үткәрәләр. Казахстанда тормыш яхшырак дип, анда да бераз яшәп кайталар. Бар эшкә дә оста булуы, татарча сөйләшергә, аралашырга һәрвакыт бианасы Вәсимә апаның ярдәм итәргә әзер торуы акрынлап яшьләрне авыл тормышына өйрәтә. Миңлегали колхозда тракторда эшли башлый. Соңыннан хәтта үзенә “МТЗ” тракторы сатып ала. Тормышларын ямьләп бер-бер артлы ике сабый: бер кыз, бер уллары туа. Төкәйтамак авылында мәктәп ябылгач, Исәмәткә күчеп киләләр. Үзләренә яхшы өй юнәтеп керәләр. Кызлары Лениза, уллары Марс бүгенге көндә икесе дә тормышлы, Югары Яркәйдә яшиләр. Лениза турагенствода эшли, тормыш иптәше белән йорт салып чыкканнар,өч бала тәрбияләп үстерәләр. Марс вахта ысулы белән Себердә эшли, Югары Яркәйдә фатир сатып алганнар.
- Мин тормышымнан канәгать, гомер юлымны Миңлегали белән бәйләгәнем өчен шатланып яшим, дип сөенә Валентина бүген.
- Мине икенче милләт кешесе син дип кагучы булмады.Үзем дә татар халкы йолаларын, бәйрәмнәрен хөрмәт итеп яшәдем. Һәрвакыт Миңлегалинең әти-әниләре рухына багышлап коръән укытабыз өйдә. Пасха бәйрәме җитсә, йомыркалар буйыйбыз, куличләр, юка тәбикмәкләр пешерәбез. Сарык йоны да алырга, йон эрләргә дә өйрәндем. Бианам өйрәтте акрынлап бу эшләргә. Төрле татар камыр ашлары белән сыйлыйм якыннарымны.
Валентина озак еллар социаль приютта эшли. Үз телен, гореф - гадәтләрен югалтмаган һәм шул ук вакытта тормыш иптәшенә хөрмәт йөзеннән, татар халкы йолаларына да зур хөрмәт белән яшәгән ханымның тормыш юлын байкап, сокланмыйча мөмкин түгел. Гайнетдиновлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора Исәмәт авылында. Менә шулай аңлашу, бер-береңә хөрмәт булганда, милләтара проблемаларны да, килеп туган кыенлыкларны да җиңәргә була.
“Яхшыдан яхшылык яралыр, яманнан ак йөзләр каралыр” дип өлкәннәр юкка әйтмәгәннәр. Гайнетдиновлар очрагында мин бары шуны әйтәсем килә, авырлыклар ике милләт кешесен берләштергән, ныклы булганнар, дөнья йөген икәү бер булып тартканнар һәм дә әти-әнинең вакытында биргән киңәшләре аларга бергә тату яшәү мөмкинлеге биргән.
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Торачы авылы.