

Ильмира Назыйф кызы Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. спорт мәктәбендә спорт акробатикасы буенча тренерпреподаватель булып эшли. Бирегә йөргән балаларның күзләре янып тора, һәр хәрәкәтләреннән шатлык нурлары бөркелә, йөзләреннән елмаю китми. Алар занятиедән икенче күнекмәләргә кадәр җитәрлек яктылык, җылылык алып таралыша.
Ильмира Назыйф кызы якты күңелле кеше. Районда үткән һәрбер чараның үзәгендә «кайный» үз һөнәре остасы. Ул барысына да җитешә. Кирәк икән, ул - акробатика буенча тренер, волонтёр, артист, җырчы, актив җәмәгать эшлеклесе, турист һ.б. Уфада, тирә-якта, районда узган волейбол ярышларында, кул көрәшендә дә беренчелекне бирми тренер. Моның турында аның күп санлы Рәхмәт хатлары, Почет грамоталары сөйли.
Спорт мәктәбендә өлкән буын өчен дә ЛФК дәресләрен алып бара. Мин үзем Рәмзилә апа белән Исәмәттән килеп, анда шөгыльләнәм. “Хәрәкәттә – бәрәкәт” лип белмичә әйтмәгән халкыбыз. Үзебезне икенче төрле, рәхәт итеп хис итәбез.
Ильмира Назыйф кызы оештырган хәйрия концертларында теләп катнашабыз. Районыбызның дүрт авылында коңцерт номерлары белән чыгыш ясарга да өлгердек инде. Концерт эчтәлекле, тамашачылар күңеленә хуш килде.
Аны һәрбер башлангычында хуплап торучы гаилә башлыгы, тормыш иптәше - Марсель Рәсүл улы. Аларның быел матур гаилә коруларына - 20 ел. Хафизовлар ике балага гомер бүләк итәләр. Кызлары Таңсылу ТРның Минзәлә шәһәрендәге медицина колледжында тырышып белем ала. Уллары Тимур Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә 7нче сыйныфта укый. Спорт ярышларының берсеннән дә калмый.
Бу тату гаилә үзләренең эшсөярлеге белән күпләрне сокландыра. Ике катлы заманча йорт җитештергәннәр. Марсель – балта остасы, өй эшләрен үз куллары белән эшли, төзи. Ул нәрсәгә генә тотынса да, алдан ныклап уйлап, барлык фантазиясен эшкә җигә һәм оста итеп башкарып чыга.
Җәй җитсә, Хафизовлар урманнан кайтып кермиләр: пиннек бәйләп, җиләк - җимеш җыеп саталар. Балалары хезмәт - тәмен, акчаның ничек килүен белеп үсәләр. Алар үзләре тапкан акчага кесә телефоны сатып алалар. Шулай ук әти-әниләренә умарта карауда ярдәм итәләр, бар эшне яратып башкаралар. Табигать кочагында ял итәргә дә җитешә алар. Анда кадерлеләре Ильмира пешергән тәмле ботканы ашыйлар, төрле үләннәр салып кайнатылган чәйләрне яратып эчәләр.
Яздан алып аларның өй яны җәннәт бакчасына әверелә. Күзнең явын ала торган төрле - төрле чәчкәләр үстерелә. Ындыр - бакча участоклары бик күп мәйданны били. Һәр җәй саен 300- 500 ләп кош - корт алып үстерәләр, апрель аенда ук инде бер айлык чебеш үстереп саталар. Тавык, үрдәк ите, йомырка реализациялиләр. Йонны авылында да ике ындыр участоклары бар. Анда кабак, сарымсаклар үстерәләр.
Боларның барысын да бергәләп, ике якның да әтиәниләре белән бердәм башкаралар. Туганнары белән дә аралашып яши Хафизовлар.
Әлеге күркәм гаилә турында күпме генә мактау сүзләре язсам да, язылып бетмәс кебек. Күңел җылысын салып тудырган шушы матурлыкның бәрәкәтен тоеп, озак еллар парлап канат кагарга язсын, дип кенә телисе кала аларга.
Фәйрүзә ГАЙНАНОВА. Исәмәт авылы.