Маяк
+8 °С
Облачно
80 лет Победы
җәмгыять
25 Апреля , 07:00

Якташыбыз Илдус Тимерхановка - 70 яшь

Илдус Хәмит улы Тимерханов 1956 елның 25 апрелендә БАССРның Илеш районы Түбән Череккүл авылында туып-үскән.

Якташыбыз Илдус Тимерхановка - 70 яшьЯкташыбыз Илдус Тимерхановка - 70 яшь
Якташыбыз Илдус Тимерхановка - 70 яшь

Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятендә төрле елларда басылып чыккан балалар өчен “Кояш астындагы шырпы”, “Ут Күз”, “Тал-тирәкләр куенында”, “Юлбарыслан”, “Урман кешесенең алтыны”, “Убырлы карчык ачуланган”, өлкәннәр өчен “Базы буе бөдрә тал”, “Череккүл – дөнья башкаласы” һ.б. китаплар авторы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты. 

ЧЫПЧЫККА ОЯ

Элегия

Базы елгасында су коенып кайтышлый туган авылыбыз Түбән Череккүл утырган тау астында карт тирәк янында туктадык. Тегендәрәк тагын да берничә тирәк. Алар бөтенесе дә тау астына терәлеп аккан Исән елгасының бәләкәй генә сай култыклары өстенә ботакларын иеп, тонык суда чагылалар. Култыклар ярында өстенә төрле төстәге чәчкәләр сибелгән бәрхет чирәм. Тавык күкәе тәгәрәтерлек бу тигез урын бик күп төрле бөҗәкләр өчен чын тормыш утравы. Әтием шулай дип әйтә.

Яшел үлән янына ятып, күккә бактык. Битне йомшак җил сыйпый. Борынга чәчкәләрнең хуш исе кереп тулды. Үлән кыяклары яңакларны кытыклый. Бөҗәкләрнең үзара сөйләшүе колакларга ишетелә. “Ныклап тыңласаң, гади черелдәүләре генә түгел бу: кайсылары җырлый, берәүләре тезмә сөйли. Кемнәредер хәбәр тарата. Үзара бәхәсләшәләр дә! Бу да әтием сүзләре. Кайчак бу тирәдән икәүләп үтәбез, шул вакытларда сөйли. Ул бәләкәй чакта биредә су күбрәк булган. Шул сулыкларда малайлар, агачтан сал ясап, йөзгәннәр, уйнаганнар.

Бүген без дустым Нәҗиб белән. Бөҗәкләрнең безгә исләре дә китми. Беренче тапкыр килеп ятуыбыз түгел. Өйрәнгәннәр. Зәп-зәңгәр күктә күпереп торган ап-ак болытлар йөзә. Кояшны әле каплыйлар, әле, күз чагылдырып, ачалар. Суда каз-үрдәкләр йөзә. Бер урында сары чәчәкле үләннәр арасыннан бәләкәй генә фонтан булып, чишмәләр бәрә. Шунда бал кортлары безелди. Су эчергә килгәннәр. Бездә бу үләнне бака үләне диләр. Кайбер урыннарда каз үләне дип атыйлар икән.

Бу урынның тигез булуы шуннан: борынгы заманда, машина-комбайннар булмаганда, җирне балчык белән тыгыз итеп тигезләп, Турый карт монда ашлык суккан. Ялга туктаганда чәй эчкәннәр, ботка ашаганнар, җырлар җырлаганнар. Бер кортка матур итеп курайда уйнаган.

***

Ята торгач, якындагы тирәккә күз төште. Дөресрәге, кәүсәсенең ике куышына. Чирәм өстеннән торып, шуларны карарга килдем. Нәҗиб тә торып басты.

-Кара әле, нигә монда чыпчыклар, сыерчыклар оя ясамый икән? – дип дустыма эндәшәм. 

-Әйдә, алайса, үзебез матурлап эшлик.

Елга ярыннан үзле балчык алып, агач куышлыкларының эчен тигезләп сыладык. Тышларына да балчык сылап, тигезләндек.

-Ни эшлисез?

Карасак, күрше-тирә кызлары Өнзилә, Мәхмүзә, Тәслимә килеп чыккан.-Чыпчык белән сыерчыкка оялар эшлибез.

-Кайсысына чыпчык, кайсысына сыерчык оялый инде?Бу хакта әлегә уйламаган идек.

-Чыпчык биредә кышлый. Аңа ояны җылырак итеп эшләргә кирәк. Сыерчык матур сайрый, шуңа да оясы да матур булсын. 

Бу сүзләрне ишетеп, борылып карасак, Тимершәех абый басып тора. Якындагы бездә дубр дип аталган атлар сараенанан көндезге аш ашарга кайтып килә икән. 

Чыпчыкка дигән ояны балчык белән тагын да калынайтып, кышкы салкынҗил артык ызаламасын өчен, керү тишеген бәләкәйләтеп куйдык. Кызларсыерчыкка дигән ояны тышыннан матурлап, чыбык белән сызыклар сызып, бизәп куйдылар.

-Монда мәче килеп, кошларны куркытса? – диде Нәҗиб.

- Тирәкне коймалап куйыйк, - дип киңәш бирәм мин.

-Аның бер нәрсәсе дә дә юк инде! Тик тактаны каян алырга?

Тимершәех абый, көндезге ашны тиз генә кап-калап, яңадан эшенә килеп ята икән.

-Читән үрегез дә куегыз.

-Без читән үрә белмибез.

-Ярый, өйрәтәм, - диде Тимершәех абый.

Читән үрүнең бер нәрсәсе дә юк икән. Таяклар кадап чыгасың да, шуларны аралаштырып, тал ботаклары сузасың. Тирә-якта тал агачлары күп. Кызлар ботаклар ташыды. Тирәкне әйләндереп, без киртә үрдек.

-Әрсез һәм елгыр мәчеләр була, алар читән аша сикереп керергә мөмкиннәр! – диде Тәслимә.

-Алайса: “Мәчеләргә керү тыела!»– дип язу язып элик.

- Мәчеләр укый беләмени ул?

- Күбесе белә! Апалар китап укыганда, һәрвакыт яннарында утыралар. Кайберләре китап өстендә йокларга ярата, - дидем мин. – Авыл мәчеләре еш аралаша. Белгәннәре белмәгәннәренә әйтер.

Мәчеләрнең белемлегенә үз-үзебезне ышандырып, кәгазьгә искәртү язарга булдык. Тик без әле беребез дә мәктәпкә төшмәгән, яза белми идек.

***

Төшке ашка кайтып, тамак туйдыргач, апалардан дәфтәр битенә язу яздырдык. Шуны тау астындагы тирәкне әйләндереп алган читәнгә беркетеп куйдык.

-Чыпчык белән сыерчык кайсы ояның үзенә тиешлеген каян белерләр соң?

Башыма шундый уй килде дә, шуны кычкырып әйттем. Кызлар авыл клубына барып, удмурт милләтеннән булган рәссам Василий агайдан чыпчык белән сыерчык сыны эшләтергә киңәш бирде. Рәссам абый сүзебезне екмады. Без алып килгән үзле балчыктан сыннар әвәләп бирде. Без аларны ояларның тышына бастырып куйдык.

Шул арада кич җитте. Эшендә арып, өенә кайтып килүче Тимершәех абый:

-Чыпчык белән сыерчыгыгыз быел килмәсләр инде. Алар яз көне үк ояларга утырып, бала чыгардылар. Балаларын үстереп, хәзер күбрәк кырда очып йөриләр, шунда яшиләр, тукланалар, - диде. Шуннан, хәйләкәр генә елмаеп:

- Хәер, чыпчык монда кышларга кала бит. Бәлки, көз килеп урнашыр, - дип өстәде.Кошларның без ясаган ояларда балалар чыгаруын киләсе елда көтәргә булдык. 

***

Бу вакыйгага дистәләгән еллар үтте. Бүген инде тау астындагы бу иске тирәкнең төп кәүсәсе таркалган. Эчендәге көрән черек кисәкләрен һәм шундый ук төстәге агач чүбеген ярымтүгәрәк булып сакланган калын кабыклар гына тотып тора.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас