

Игелекле, үз эшеңнең профессионалы булу, туган ягыңны ярату һәм аңа үзеңнең иҗади сәләтең белән тугры хезмәт итү - Идрис Мөдәрис улы Сәетгалиевның тормыш кредосы әнә шундый иде. Иштирәк авылында туып-үскән танылган журналист, туган якны өйрәнүче, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткә-ре Идрис Сәетгалиевның 24 майда вафат булуына бер ел тула. Агымдагы елның 16 апрелендә Идрис Мөдәрис улына 65 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан күптән түгел Иштирәк авыл мәдәният йортында «Авыл тарихы – милләт тарихы» дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте һәм аның «И газиз туган җирем»дигән соңгы китабы презентацияләнде.
Идрис Сәетгалиев китабына кереш мәкаләсендә «Бүген авыл кешесе яхшы яши. Тимер коймалы, матур ишегаллары булган зур йортларда яши торып, күңел байлыгыбызны югалтсак, бик кызганыч булыр иде. Күңел байлыгы дигәндә, буыннанбуынга тапшырыла торган игелек, кешелеклелек һәм ярдәмчеллек сыйфатларын, милли мирасыбызга һәм динебезгә хөрмәтне, өлкәннәрне һәм кечеләрне хөрмәт итә белүне күздә тотам. Нәкъ менә шушы әхлакый кыйммәтләргә таянып, халкыбыз көчле иде, ә милләтебез исән калды...», - дип язган.
Идрис Мөдәрис улы чыгышы белән - Иштирәк авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа педагогия училищесына укырга керә, аннары белемен Башкорт дәүләт университетында дәвам итә. Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. 1984 елда беренче тапкыр «Кызыл таң» республика гәзите бусагасын атлап керә. Ул - Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе Журналистлар берлегенең иң актив һәм эшлекле әгъзаларының берсе була.
Кичәдә автор турында туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, аны белгән, бергә эшләгән барлык кешеләр тарафыннан бик күп яхшы сүзләр яңгырады. Әдәби хәтер һәм «И газиз туган җирем!» китабын тәкъдим итү кичәсендә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Вадим Нурыев, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Айгөл Якупова, Карабаш авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Баязитов катнашып, чараның әһәмиятен билгеләде, каләм остасы турында яхшы хатирәләре белән бүлеште.
Журналист истәлеген хөрмәтләргә аның каләмдәшләре, хезмәттәшләре дә килде. «Кызыл таң» гәзитенең, «Тулпар», «Әллүки» журналларының баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале иясе Фаил Фәтхетдинов, «Кызыл таң» гәзитенең баш мөхәррир урынбасары, Русия Журналистлар берлегенең «Честь. Достоинство. Профессионализм» билгесе иясе, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Гәрәев, БР Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре, И.Ходайбердин ис. премия лауреаты Фәнүр Гыйльманов, БРның атказанган табибы Илфат Билалов, БР Авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәгыйтҗан Зарипов, сугышчы – интернационалист Рәзиф Маннапов, авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры, «Спартак» спорт җәмгыяте Башкортстан өлкә Советы чемпионы, БАССР чемпионатының көмеш призеры, «Спартак» спорт җәмгыяте Русия Республика Советының өченче призеры Фәвил Гыйльданов, якыннарыннан – кызы Алина Сәетгәрәева, якын туганы Илбира Җәлилова, балачак дусты Фәнзия Арсланова катнашты.
Килгән кунакларның чыгышы район мәдәният сарае хезмәткәрләре Гөлназ Нуриязданова, Вильнур Фазылов, Илнара Кадраева, «Илһам» әдәби-музыкаль клубы әгъзалары Фәвәрис Әһлетдинов, Эльмира Насыртдинова башкаруындагы музыкаль номерлары белән үрелеп барды.
Күпсанлы архив документларын әйләнешкә кертүе нәтиҗәсендә бербер артлы “Иштерәк варислары” һәм “И газиз туган җирем!” дигән саллы китаплары дөнья күрде. Иштирәк авылы тарихын беренче нигез ташын салучылардан алып бүгенге көнгә кадәр, барлык үсеш этапларын да кертеп, бар тулылыгында колачлаган әлеге китаплар Идрис Сәетгалиевның туган авылына гына түгел, үзенә дә әле бик күп киләчәк буыннар телгә алып сөйләрлек чын рухи һәйкәл булып тора.
2024 елда Уфа “Книга-принт” полиграфия нәшриятендә дөнья күргән “И газиз туган җирем” дипаталган китапны, һичшиксез, кулүга тотып, җентекләп уку фараз. Халкыбызның бай мирасын саклап калу һәм аны киләчәк буынга җиткерүдә бәһалап бетергесез хезмәт башкарган И.Сәетгалиев. Ул халык белән тыгыз элемтәдә яшәп иҗат итүче журналист була. Ул авыл халкының рухи-мәдәни яшәешенә аерым игътибар биргән, авылдашларының тормышын бизәкләп, матур сыйфатларын калкуландырып сурәтли, мили яшәешнең нигезен авылда – табигый яшәү рәвешендә таба. Аның китапларында һәркемне борчыган мәсьәләләр күтәрелсә дә, үзәккә кеше, аның яшәеше, тарихы куела. Китапта авторның беркемне кабатламаган образлы теле тарих алымнары аша укучыга җиткерелә.
Әйтергә кирәк, Идрис Мөдәрис улының барлык китаплары район үзәк китапханәсендә бар.
Хәтер кичәсе район үзәк китапханәсе каршындагы «Илһам» әдәби-музыкаль клубы, район мәдәният сарае, Иштирәк авылы клубы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Хәтер кичәсе И.Сәетгалиев кызларының гаилә архивыннан алынган фотослайдлар белән үрелеп барды.
Клара ХӘЛИУЛЛИНА, БР атказанган мәдәният хезмәткәре.