

Зур җиңү һәм зур төзелешләр!
Барыбыз өчен дә мөһим булган иң төп яңалык – узган елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча үткәрелә торган уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының X Бөтенрусия конкурсында җиңү яулап федераль грант оттык.
Нәтиҗәдә, подряд оешмасы билгеләнеп, бүген үзәк – Яримов, Пушкин һәм Коммунистик урамнарында эш башланды. Биредә иҗтимагый территория танымаслык булып үзгәрәчәк. Үзәк мәйданда сәхнәне яңарту көтелә, Яримов урамында плиткадан җәяүлеләр сукмаклары, фонтан һәм таган, кибетләр белән ял итү зонасы барлыкка киләчәк, территорияне яшелләндерү һәм яктырту оештырылачак, стадионда заманча скейтпарк булачак. Шуның белән бергә, эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк программасы белән тәңгәлләштерелә - үзәк мәйданга асфальт җәеләчәк һәм эскәмияләр урнаштырылачак, Яримов һәм Коммунистик урамнары арасындагы тыкрыкта шулай ук яңа асфальт, койма һәм машина кую урыннары булдырылачак. Бу, һичшиксез, авылыбызны яңарту өчен көчле этәргеч булачак. Ләкин эш яңа тротуарлар һәм яктырту белән генә чикләнмәячәк. Уңайлылык күп детальләрдән тора.
Ни өчен сүзне фасадлардан башладык?
Бу уңай үзгәрешләр белән беррәттән, муниципаль районы хакимияте, Яркәй авыл биләмәсе хакимияте, авыл биләмәләре Советы депутатлары, шулай ук актив кешеләр, яшьләр һәм бизнес вәкилләре башка нәрсәләргә дә игътибарын җәлеп итте. Күз алдына китерегез: урамнарны яңартуга бик күп көч һәм акчалар сарыф ителәчәк, ә алардан алынган гомум тәэсирне биналарның элеккечә фасадларындагы визуаль шаушу бозачак. Зур баннерлар, ябык тәрәзәләр, төрле төстәге вывескалар һ.б. - болар барысы да авылыбыз белән тулысынча горурланырга ирек бирми һәм без тудырырга теләгән шул уңайлы мөхитне җимерә.
Бу безнең генә күзәтү түгел. Халык фикерен ишетү максатында махсус сораштырулар үткәрдек. Сораштырылган яшьләрнең 78 һәм аннан өлкән буын вәкилләренең 83 проценты фасадларны пөхтә һәм бертөрле итеп күрергә тели. Халык безгә визуаль шаушудан арыганлык һәм туган авылларының заманча, әмма традицияләрне саклый торган йөзе турында хыялларын белдерде.
Эшкуарлар үзләре дә бу хаостан канәгать түгел, чөнки төрле-төрле вывескалар бер-берсен «уздырырга» тырышып эшләнгән.
Хаостан гомум стильгә: яңа, гади кагыйдәләр
Безнең зур команда әлеге күптәнге проблеманы хәл итүгә ныклап тотынды. Безкатлаулы чикләүләр уйлап чыгармадык. Башка шәһәрләрнең иң яхшы тәҗрибәсен өйрәнеп, эшкуарлар белән берлектә вывескаларга яңа, аңлаешлы таләпләр булдырдык.
Төп принцип – мәҗбүр итү түгел, ә уен кагыйдәләрен үтә күренмәле һәм һәркем өчен уңайлы итү.
Беренче нәтиҗәләр дә бар: үзәк урамнарда кимчелекләр белән вывескалар өлеше кими ягында. Эшкуарлар бердәм кушылып, фасадларда тәртип урнаштыра һәм иске баннерларны алып куя башлады.
Без урамнарыбызның акрынлап пөхтә кыяфәт алуын күрәбез һәм бу илһамландыра. Без киләчәктә дә штрафлар һәм мәҗбүр итүләрсез, бары тик аңлтуу һәм уртак эш аша гына эшкуарлар белән бердәмлектә эш итәчәкбез.
Асылы гади: без фасадлардагы вывескаларның бер-берсенә комачауламавын, биналарның архитектура элементларын һәм тәрәзәләрен капламавын һәм тыныч, пөхтә стильдә эшләнүен телибез. Бернинди баннерлар һәм чуарлык булмаячак. Тик бертөсле һәм пөхтә кыяфәт булдырылачак. Вывескадагы хәрефләр50 см дан югары, ә конструкция үзе 3 метрдан да озын булмаска тиеш. Сәүдә объектларының төсле бизәлешенә, габаритларына һәм урнашуына бердәм таләпләр аларны бертөрлелеккә китерергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта фирма стилен куллануны да искәртмичә.
Хөрмәтле эшкуарлар!
Бу үзгәрешләр - хакимиятнең «капризы» түгел, ә безнең авылны матурлауга уртак инвестициябез. Матур, каралган фасад - сезнең бизнесның иң яхшы йөзе, ул ышаныч һәм халыкта кибеткә керү теләген уята. Әйткәндәй, бу баннерга караганда күпкә яхшырак эшли.
Сезгә барысын да аңлау җиңел һәм гади булсын өчен, без «5 эш көнендә 3 адым» дигән махсус белешмәлек әзерләдек. Анда гади тел белән вывеска эскизын ничек әзерләргә икә-нен аңлаттык (кулдан да мөмкин!), муниципаль район хакимиятенә гариза бирергә һәм рекордлы кыска вакыт эчендә - нибары 5 эш көнендә килешү алырга мөмкин. Әгәр шул вакыт эчендә сез бездән җавап алмасагыз, сезнең вывеска автомат рәвештә килештерелгән дип санала. Бу кагыйдәне без сезнең уңайлыгыгыз өчен махсус керттек.
Бу белешмәлек белән танышыгыз. Аны муниципаль район хакимиятендә яки безнең сайтта «Территорияне төзекләндерү» бүлегендә күчереп алырга мөмкин.
Әйдәгез, бергәләп, адым артыннан адым эшләп, үзәк урамнарыбызны тәртипкә китерик. Үзебезнең яңартылган, матур һәм уңайлы Югары Яркәй карауга сөенерлек өчен барысын даэшлик. Без һәрвакыт әңгәмәгә һәм ярдәм итәргә әзер.
Тимур РАМАЗАНОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары.