Маяк
+13 °С
Облачно
җәмгыять
30 Апреля , 06:35

«Мототехника» профилактик чаралары башланды

Башкортстан территориясендә «Мототехника» профилактик чаралары башланды.

«Мототехника» профилактик чаралары башланды«Мототехника» профилактик чаралары башланды
«Мототехника» профилактик чаралары башланды

Төп максат - мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү. Юл-патруль хезмәте инспекторлары юл-транспорт һәлакәтенә, шул исәптән исерек хәлдә, машина йөртү таныклыгы һәм теркәү документлары булмаган, техник яктан төзек булмаган, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт белән идарә итүгә китерә торган юл-транспорт кагыйдәләрен бозуларны булдырмауга аерым игътибар бирәләр. Канун таләпләренә туры килмәгән транспорт махсус тукталышларга урнаштырылачак.

Шуны истә тотарга кирәк: мототранспорт чараларында имин йөрүнең хәлиткеч шарты булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү тора.

Чаралар агымдагы елның 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас