

Безнең илдә бу көн янгын күзәтчелеген оештыру көне дип саналды. Тарихчылар ачыклаганча, Русиядә дәүләт янгын сагы оешуның чын датасы итеп 1649 елның 30 апрелен санарга кирәк. Бу торак йортларның янгынга каршы торышын һәм халыкның янгын хәвефсезлеген саклавын контрольдә тотуны оештыру буенча беренче тарихи документ һәм Русиядә профессиональ янгын күзәтчелеген урнаштыруның төп билгеләрен үз эченә алган беренче норматив хокукый акт була.
Янгыннан саклануның тарихи традицияләрен һәм казанышларын исәпкә алып, аның Русия Федерациясенең янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә керткән өлешен исәпкә алып, 1999 елда 30 апрель көне рәсми рәвештә янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме дип игълан ителде.
Янгын хәвефсезлеге өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең, көчләрне һәм чараларны берләштерүнең бердәм дәүләт системасының әзерлеген арттыру максатларында, янгыннарны сүндерүгә бәйле беренче чираттагы һәлакәттән коткару эшләрен оештырганда һәм уздырганда, Русия Федерациясе Президентының 2001 елның 9 ноябрендәге 1309 номерлы Указы белән Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәте Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгынга каршы хезмәте итеп үзгәртелде.
Бүген дәүләт янгынга каршы хезмәте - Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составында квалификацияле кадрларга, заманча техникага ия, алга киткән фәнни һәм уку базаларына ия булган куәтле оператив хезмәт. Соңгы елларда янгын сүндерүчеләр батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре белән тарихка кереп калды. Янгын сүндерүчеләрнең фидакарь һәм оста гамәлләре нәтиҗәсендә көн саен дистәләгән янгын сүндерелә, бәлагә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтелә. Шулай ук янгын сүндерүчеләр һәлакәтләр һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында авария-коткару эшләрен башкара, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында ярдәм күрсәтә.
Бүген районда гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, аларның иминлеген Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча 18 янгын-коткару отрядының 122нче янгынкоткару часте, Семилетка һәм Теләпәндәге «РН-Янгын хәвефсезлеге» җәмгыяте, Андреевка авылындагы 31 янгын-коткару частенең аерым посты хезмәткәрләре, Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, авыл биләмәләренең, предприятиеләрнең һәм оешмаларның янгын сүндерү командалары, янгын хәвефсезлеге җәмәгать инспекторлары һәм волонтерлар саклый.
Без үз эшебездә шәхси составны һөнәри әзерләүгә зур игътибар бирәбез. Көн саен төрле күнегүләр һәм дәресләр үткәрелә. Барлык яңа кабул ителгән хезмәткәрләр башлангыч әзерлекне Уфа, Самара, Екатеринбург, Саратов шәһәрләрендәге уку пунктларында һәм үзәкләрендә уза. Җитәкче вазыйфаларга урта һөнәри һәм югары белемле шәхесләр генә кабул ителә.
Без үсеп килүче буынны һөнәри ориентацияләүдә актив катнашабыз. Ел саен янгын сүндерү часте базасында Уфа дәүләт авиация техник университетының профильле факультетлары студентлары, Нефтекама машина төзелеше һәм нефть көллиятләре укучылары производство һәм диплом алды практикасы уза.
Матди-техник базаны камилләштерү дә безнең эшчәнлекнең мөһим өлеше булып тора. Янгын сүндерү автомобильләрен һәм янгын сүндерү-техник коралларын, янгын сүндерү депосы биналарын төзек хәлдә тоту буенча барлык эшләр шәхси состав көче белән башкарыла. Җылыту сезонына әзерлек чорында 200 метр тузган торба һәм 28 җылыту системасы радиаторы алыштырылды. Җылылык ремонтында Вадим Гарифуллин, Вильнар Килмөхәммәтов, Азамат Хәмәтханов аеруча зур уңышларга иреште. Вадим Гарифуллин үз инициативасы белән душ бүлмәсенә ремонт ясады. Машина йөртүче Руслан Шакиров кыш буе шәхси транспортында территорияне кардан чистартты.
Коллектив көче белән янгын сүндерү автомобильләре кабиналарына автоном җылыткычлар сатып алынды һәм урнаштырылды. Балаларның ут белән шаяруыннан янгыннарны кисәтү максатыннан, мәгариф бүлеге ярдәме белән район мәктәпләрендә ел саен балалар рәсемнәре һәм макетлары конкурсы үткәрелә. Җәй көне «Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда һәм профильле-палаткалы лагерьларда балалар өчен янгын сүндерү техникасы күрсәтүне оештырабыз, янгыннарны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрәбез.
Янгын сүндерү-техник күргәзмәгә район мәктәпләре укучылары даими йөри. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында даими рәвештә янгыннарны кисәтү турында чыгыш ясыйбыз. Авыл җирлекләре комиссияләре белән берлектә торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдларда катнашабыз, гражданнар җыеннарында чыгыш ясыйбыз.
Без үз эшебездә муниципаль район хакимиятенең ярдәменә таянабыз. Ел дәвамында янгын куркынычсызлыгын көчәйтүгә юнәлдерелгән төрле карарлар һәм күрсәтмәләр кабул ителә. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышларында төрле мәсьәләләре буенча актуаль һәм көнүзәк мәсьәләләр карала.
Ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә янгын сүндерү техникасының әзерлегенә смотрлар үткәрелә. Ветераннар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырыла. Алар ел саен янгыннан саклану көненә чакырыла, өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырыла яки матди ярдәм күрсәтелә. Юбилей һәм туган көннәр уңаеннан газетада котлаулар бастырыла.
Районда уздырыла торган чараларда – спорт ярышларыннан, шимбә өмәләреннән коллектив читтә калмый. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре СВОда катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыюда актив катнаша.
Уңышларга килгәндә, узган елдагы эш нәтиҗәләре буенча шофер Шамил Хаков – муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы, Азамат Хәмәтханов хакимият башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Каравыл начальнигы Вадим Гарифуллин Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ветераннар советының «Русия янгыннан саклауга 370 ел» медаленә лаек булды. Шулай ук часть начальнигы урынбасары Илдар Хәсбиуллин, каравыл начальнигы Денис Мәгъданов, отделение командиры Вильнар Килмөхәммәтов, машина йөртүче Олег Гыйльфанов, янгын сүндерүче Булат Фазылов, диспетчерлар Рөстәм Баһманов, Зөлфия Зарипова да үз вазыйфаларын намус белән башкара.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык янгын сүндерү хезмәткәрләрен, ветераннарны, эшчәнлекләре янгынга каршы хезмәт белән бәйле барлык кешеләрне, аларның гаилә әгъзаларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр, әмма барыбызга да кирәкле хезмәттә уңышлар телим.
Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәте федераль янгынга каршы хезмәтенең 18 нче янгын-коткару отряды 122 янгын-коткару часте начальнигы.