Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
1 Май , 06:00

Бөтенрусия форумында

Мәскәүдә «Кече ватан – Русия көче» Бөтенрусия форумы үтте.

Бөтенрусия  форумындаБөтенрусия  форумында
Бөтенрусия форумында

Биредә, бер мәйданчыкта, территорияләрне үстерү стратегияләре турында фикер алышу, уңышлы практикалар белән уртаклашу һәм, иң мөһиме, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту өчен конкрет чишелешләр табу өчен, бөтен Русиядән Муниципаль берәмлекләр вәкилләре җыелды. Анда муниципаль җәмәгатьчелекнең, федераль һәм төбәк хакимиятенең 7 меңгә якын вәкиле, шулай ук чит ил шәһәрләре хакимиятләреннән 60тан артык делегат килде. Форум эшендә Башкортстан муниципалитетлары башлыклары, шул исәптән муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин җитәкчелегендә Илеш районы делегециясе дә катнашты.

“Кече Ватан – Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумының беренче көнендә бай эшлекле программа, төп килешүләргә кул кую, тугандаш шәһәрләр форумы һәм Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Ватан йөрәге» мәдәниятләр фестивале төп вакыйгалар булды.

Форумда катнашучыларны Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сәламләде. Ул ил үсешенең милли максатларына ирешүдә җирле хакимиятнең аерым ролен ассызыклады.

Русия Иминлек советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведев «Халык программасы: илнең социаль-икътисади үсешендә «Бердәм Русия» партиясенең роле»дигән мастер-лекция үткәрде. Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко урындагы үзидарәнең Русия дәүләтчелеге нигезе роленә басым ясады һәм хатын-кызларның урындагы хакимият органнары эшенә керткән өлешләрен аерым билгеләп үтте.

Эшлекле программаның икенче өлеше муниципалитетларның халыкара хезмәттәшлеге, территорияләрнең стратегик һәм пространство үсеше, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм һәм төбәкләрнең инфраструктур яңартылуы мәсьәләләренә багышланган иде.

Форумның йомгаклары буенча муниципаль хезмәткәрләргә, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү, авыл территорияләрен үстерү, шәһәрләрнең халыкара хезмәттәшлеге һәм илнең пространство үсеше өлкәсендә конкрет инициативалар эшләнде. Имзаланган килешүләр һәм кабул ителгән карарлар Русиянең һәр муниципалитетында кешеләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясаячак.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас