

Барчагызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм.
Ул - кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре булган ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыручы, изге эшләргә, казанышларга рухландыручы бәйрәм.
Районыбыз игенчеләре исә ул көнне елның-елында басуда - тырыш хезмәт белән каршылый, терлекчеләребез кышлатуны уңышлы төгәлләп, җәйге шартларда эшләргә әзерләнә.
Быел да һава шартлары яхшыруга, кырлар моторлар гөрелтесенә күмелде. Яңа уңышка нигез салына – җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын.
Барчабызга исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә иминлек алып килсен Яз бәйрәме!
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.