Маяк
+14 °С
Облачно
җәмгыять
1 Мая , 07:00

Эшкә урнаштыру ярминкәсе үткәрелде

Район мәдәният сараенда «Проффест.Русия Эше. Мөмкинлекләр вакыты» эшкә урнаштыру ярминкәсе узды.

Эшкә урнаштыру ярминкәсе үткәрелдеЭшкә урнаштыру ярминкәсе үткәрелде
Эшкә урнаштыру ярминкәсе үткәрелде

Тантаналы ачылышта муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Вадим Нурыев катнашты, шулай ук ярминкәдә катнашучыларны Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова сәламләде. Ярминкәдә вакантлы эшурыннарын мәгариф идарәсе МКУ, «Уют» җәмгыяте, «Мәдәни-ял итү үзәге»МБУ, М.Гәрәев ис. яшүсмерләр спорт мәктәбе, МФЦ, «Добро» коммерцияле булмаган оешма һәм «Урожай» токымчылык заводы, «Урал» җәмгыятьләре, XXII партсъезд ис. кооператив, «Игенче» КФХсы тәкъдим итте.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирелде, аларга «Ватанны саклаучылар»фонды белгечләре консультация бирде.

Быел «Шәхси эшкуарлык эшчәнлеге» нә социаль контракт төзегән Гүзәл Дәүләтова ярминкәдә үзенең эшләрен тәкъдим итте: шевроннар, жилет чигүләре, косынкалар, чигүле бейсболкалар, медперсонал униформасы өчен шевроннар, кимоно тегүләре. Аның ярминкәдә катнашуы — дәүләт ярдәме Эш башлаучы эшкуарларга үз эшләрен башлап җибәрергә генә түгел, ә эре мәйданчыкларда үзләрен танытырга, яңа клиентлар һәм партнерлар табарга, шулай ук үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен киң аудиториягә күрсәтергә ярдәм итүенең яхшы үрнәге.

Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәсендә катнашучылар «Русия эше. Мөмкинлекләр вакыты» дип аталган чарадан канәгать калдылар, рәхмәт әйтеп, яңадан катнашырга теләк белдерделәр.

Эшкә урнаштыру ярминкәсе үткәрелде
Эшкә урнаштыру ярминкәсе үткәрелде
Эшкә урнаштыру ярминкәсе үткәрелде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас