

Табиб Илдар Иламановның исеме илешлеләргә генә түгел, тирә-як күрше районнары халкына таныш. Мөләем йөзле, һәрвакыт нурлы караш, елмаю – аңа хас сыйфатлар. Ул район үзәк дәваханәсенең психико-терапия бүлеген җитәкли.
Илдар Вилсор улы авыруларда һәрвакыт ышаныч, өмет уята. “Җылы сүз – җан азыгы” дигән халкыбыз. Чынлап та, И.Иламанов җылы сүзе белән яшәүгә көч арттыра. Аның һөнәри осталыгы тиз арада аякка бастыра. Эзләнүчән, үзенең профессионализмын үстерүгә күп көч сала. Яхшы тәрбия биргән, дөрес юл сайларга өйрәткән әни-әтисе Зилә һәм Вилсор Иламановларга зур рәхмәт.
Һөнәрен яртып башкаручы табиб Илдар Вилсор улына һәм аның коллективына эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телимен, барлык пациентлары исеменнән рәхмәтемне җиткерәм.
Гөлназ КӘБИРОВА. Этәй авылы.