

Бүгенге язмам сугыш михнәтләрен үз иңсәсендә татып, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Бөек Ватан сугышы ветераны Идая Латыйп кызы Латыйпова турында.
Идая Латыйпова 1923 елның 10 июлендә Илеш авылында дөньяга килә. каты яраланып, госпитальгә озатылды. Без, берничә солдат, җиңелчә тән җәрәхәте алып, батареяда калдык. Һәм 1942 елның ноябренә чаклы Сталинград янында барган каты сугышларда немец солдатларының һөҗүмен кире кайтаруда катнаштык. Ә бераздан безне 679нчы зенит артиллериясе полкына күчерделәр дип искә ала иде”, - ди ветеранның кызы Альфира Бакирова. Япь-яшь кызыкай винтовка, граната, автомат төзелешләрен дә өйрәнә, туплар шартлап торганда сугышчан дусларын күмәргә дә, пулялар яңгыры астында заданиеләргә барырга да туры килә аңа.Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Бөре педагогия училищесына укырга керә. Кулына диплом алгач, яшь кызны юллама буенча Дүртөйле районы Тайморза авылына эшкә җибәрәләр.
Сугыш, каһәрле сугыш гаепле барысына да: планнарны, язмышларны ул бөтенләй кире якка бора да куя. Нәҡъ кыз булып җитешкән, сөеп, сөелеп, мәхәббәт хисләре белән җилкенеп, эштән тәм табып, дәртләнеп йөрердәй чакларында, ирегетләр кебек, кирза итекләр киеп, биленә каеш буып, кулына корал алырга мәҗбүр итә 18 яшьлек кызны илгә ябырылган немец илбасарлары.
1942 елның 5 маенда Дүртөйле пристаненнән 50 кыз беренче пароходка утырып, Уфага юл ала. Аннан соң 3 мең кызны Сталинград юнәлешендәге эшелонга утыртып озаталар. И.Латыйпова хәрби әзерлектән соң, дүртенче дивизионның зенит артиллериясына (11нче батарея) приборчы итеп тагаенләнә.
“23 августта барган сугыш иң авырларының берсе булды. Биш кенә метр ераклыкта фашист бомбасы төшеп ярылды. Отделение командиры, санинструктор каты яраланып, госпитальгә озатылды. Без, берничә солдат, җиңелчә тән җәрәхәте алып, батареяда калдык. Һәм 1942 елның ноябренә чаклы Сталинград янында барган каты сугышларда немец
солдатларының һөҗүмен кире кайтаруда катнаштык. Ә бераздан безне 679нчы зенит артиллериясе полкына күчерделәр дип искә ала иде”, - ди ветеранның кызы Альфира Бакирова.
Япь-яшь кызыкай винтовка, граната,автомат төзелешләрен дә өйрәнә, туплар шартлап торганда сугышчан дусларын күмәргә дә, пулялар яңгыры астында заданиеләргә барырга да туры килә аңа.
Язмыш 18 яшьлек кыз баланы сугыш яланында бик күп сыный. Ул шулай укСталинград, Воронеж, Харьков, Киев,Одесса шәһәрләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.
Туган якларына Илеш кызы күкрәге тулы орден-медальләр белән кайта. Җиңү белән кайткан яшь кыз җиң сызганып, кабаттан яраткан һөнәренә - укытучы эшенә тотына. Илештә дүрт ел эшләгәч, язмыш җилләре аны Сеңрән авылына китерә. Биредә Миргаҗиян (мәрхүм) белән матур гаилә корып җибәрәләр. Тату гаилә берсеннән-берсе булдыклы өч малай һәм бер кыз тәрбиялиләр. Хәзер алар үзләре үрнәкле гаилә корып, балалар үстереп, оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр.
35 ел гомерен балалар укыту һәм тәрбияләү кебек изге эшкә багышлаган фронтовик укытучы үзен ялкынлы педагог итеп таныта. Яшь буынга төпле белем бирүгә бар тырышлыгын салып эшли, гомер буе җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Шуңа күрә аны бүгенге көндә дә хөрмәт белән искә алалар. Кызганычка каршы, батыр йөрәкле И.Латыйпова 2013 елның 4 июлендә мәрхүм була.
Әнисе турындагы истәлекләрне, медальләрен Югары Яркәйдәге Альфира Миргаҗиян кызы кадерләп саклый. Аның орден-медальләре тагылган пиджагы өйнең түрендә урын алган.
Авылында гына түгел, бөтен районда ихтирам һәм хөрмәт казанган сугыш һәм хезмәт ветераны Идая Латыйпованың тормыш юлы үрнәк булып тора. Аның турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә яшәвен дәвам итә.
Лира ШАМИЛЕВА.