

Бар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Бөек Ватан сугышы ветераны, “РСФСР халык мәгариф отличнигы” билгесе иясе Ришат Мирзаһит улы Бакировның изге гамәлләре райондашлар, укучылары күңелендә саклана.
Ришат Мирзаһит улы 1923 елда Карабаш авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Карабаш җидееллык мәктәбеннән соң, Бөре педагогия училищесында белем ала. Аны уңышлы тәмамлап, 1939 елда Караидел районы Багазы урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Арытаба 1940 елда районга кайтып, Тыпый сигезьеллык мәктәбендә физика-математика укытучысы буларак эшләвен дәвам итә. Әмма күпләрнең уй-ниятләрен, план-гамәлләрен юкка чыгарган Бөек Ватан сугышы башлана. 19 яшьлек Ришат та армия сафларына алына. 1942 елның апрельаеннан дошманга каршы ут астына керә. Укчы дивизия составында Сталинград янында барган каты бәрелешләрдә алыша,“Уран” операциясендә катнаша. 1944 елда Р.Бакиров каты яралана, бераз госпитальдә дәвалангач, демобилизацияләнә.
Ришат Мирзаһит улы Карабаш урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты фәненнән укыта башлый. Арытаба район мәгариф бүлегендә инспектор, Илеш районы укытучылар профсоюзы рәисе, Үрмәт сигезьеллык мәктәбе директоры вазифаларын башкара. 1957 елда Бөре педагогия институтын һәм Марксизм-Ленинизм университетын тәмамлый. 1965 елда Карабаш урта мәктәбенә директор итептәгаенләнә. Әлеге вазифаны 20 елга якын зур җаваплылык, төгәллек белән башкара. Карабаш урта мәктәбенең яңа бинасы да аның җитәкчелегендә төзелә. Бик күп яшь педагогларның остазы була, хезмәттәшләренә киңәшләре белән һәрвакыт ярдәм кулы суза. 1983 елда “Хезмәт ветераны” медале, белән бүләкләнә һәм лаеклы ялга чыга. Төрле елларда РФ һәм БР мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнә.
Ришат Бакиров җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Күп тапкырлар авыл Советы депутаты итеп сайлана. Район коммунистлар партиясе конференциясе делегаты, Коммунистлар партиясенең пропагандисты, политинформаторлар төркеме җитәкчесе, озак еллар колхоз һәм мәктәп парторгы, актив лектор була. Республика укытучыларының I һәм VI съездларына делегат итеп сайлана.
Гаиләсендә дә бәхетле була Ришат Бакиров. Нинди генә яңалыкка омтылса да тормыш иптәше Тамара Васильевна аңа ышанычлы терәк һәм киңәшче була. Ул укучыларны география фәненнән укыта. Иңне-иңгә терәп күпме яшь буынга төпле белем, тәрбия биреп зур тормыш юлына чыгара алар. Бакировлар бер малай һәм өч кызга гомер бүләк итеп, югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар. Балалары, оныклары әтиләре, бабалары юлын дәвам итеп, республиканың төрле уку йортларында белем бирәләр.
«Картәтием Ришат Мирзаһит улы мине шахмат уйнарга өйрәтте. Мин кунакка килгәндә, без һәрвакыт берничә партия уйный идек. Кадерле кешем бүләк иткән кулдан эшләнгән шахматлар минем өчен ядкарь булып калды», - дип зур горурлык шул ук вакытта сагыну белән искә ала оныгы Илнур Илгиз улы.
Бөек Ватан сугышы ветераны, бар гомерен изге һөнәргә багышлаган Р.Бакиров 1997 елда 74 яшендә күзләрен мәңгелеккә йома. Ришат Мирзаһит улының авылдашларына кылган изге гамәлләрен санап бетерерлек түгел. Ул райондашларга бар яклап та һәрвакыт үрнәк була. Бүгенге көндә дә укучылары, карабашлылар, хезмәттәшләре олы хөрмәт белән искә ала тәҗрибәле, олыйөрәкле педагогны. Р.Бакировка бәйле хатирәләр илешлеләр күңелендә мәңге сакланыр.
Лира КӘБИРОВА.