Маяк
+15 °С
Ясно
җәмгыять
11 Мая , 10:00

Сатып алганчы яхшылап уйла

Яз-җәй айлары җитү белән урамнарда скутерда, мопедта, мотоциклда җилдертүче балалар һәм яшүсмерләр саны аеруча арта. Күп очракта алар, кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыра. Кызганычка каршы, баласына мопед алган ата-ана 16 яшькә кадәр юлга чыгарга рөхсәт ителмәгәнлеген белми дә мөгаен.

Сатып алганчы яхшылап уйлаСатып алганчы яхшылап уйла
Сатып алганчы яхшылап уйла

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1нче статьясына ярашлы, велосипед белән - 14 яшьтән, ә мопед белән 16 яшьтән идарә итү рөхсәт ителә. Мотоцикл, мотороллер һәм башка механик транспорт чаралары белән водитель таныклыгы булган гражданин гына идарә итә ала. Әлеге транспорт чаралары («А», “М” категория) белән идарә итүгә таныклык 16 яше тулган шәхесләргә генә бирелә, ә автомобиль руле артына 18 яше тулганнар гына утыра ала. Мопедта йөрүчеләргә таныклык кирәклеге турында сөйләшү күптәннән алып барылса да, әлегә бу хакта закон үз көченә кермәде. Шуңа күрә яшүсмерләр ата-ана күзәтүе астында булырга тиеш, алар балигъ булмаган балалары өчен административ җаваплылык тота.

Велосипедчыларны аерым төркем итеп билгеләргә була. Җәй чоры башлануга юлларда спорт велосипедында йөрүчеләр саны арта. Аларга да водительләргә кагылышлы таләпләр белдерелә. Аерымалганда, күпчелек балигъ булмаган водительләр РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1нче статьясының юлларда велосипедта 14 яшьтән дә генә йөрергә рөхсәт ителү турындагы таләбен үтәми.

Соңгы вакытта юлларда скутер ешрак очрый. Аз габаритлы,тавышсыз һәм экономлы булуы аркасында алар - популяр.

Скутер йөртүчеләр «А», “М” категорияле водитель таныклыгына ия булырга, үзләре һәм пассажирлары да мотошлем кияргә тиеш. Мопедларда, скутерларда пассажирларны утырту тыела, әмма 7 яшькә кадәр балаларны махсус өстәмә утыргычта йөртергә мөмкин.

Мопед һәм мотоцикл водительләре автомобиль йөртүчеләр кебек үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарттырыла. Транспорт чарасын таныклыксыз идарә итүчегә административ штраф каралган.

Еш кына мопедларның, мотоциклларның балигъ булмаган водительләре түбәндәге бозулар аркасында административ җаваплылыкка тарттырыла: тиешле тәртиптә теркәлмәгән, техник карауларын үтмәгән транспорт чарасы белән идарә итү; юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралган документсыз йөртү; хәвефсезлек каешы яки мотошлем куллану кагыйдәсен бозу; билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттыру; мәҗбүри страховка полисы булмаган очракта яки әлеге полиска исеме кертелмәгән шәхеснең транспорт белән идарә итүе.

14 яше тулмаган балигъ булмаганнар өчен аларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре җаваплы. Ә 14тән 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнар тәртип бозган өчен үзләре җаваплылык тота. 14-18 яшьлекләрнең зыянны каплату өчен җитәрлек табышы яки башка милеге булмаган очракта, аныңата-анасы (законлы вәкиле, караучылары) тулысынча яки өлешчә әлеге зыянны каплый. Моннан тыш, балигъ булмаганнарның ата-аналары (законлы вәкиле) балаларын карау һәм тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгәне өчен административ җаваплылыкка тарттырыла. Өстәвенә, бала да, законлы вәкилләр дә учетка алына.

Юл патруль хезмәте инспекторлары ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Аның гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк. Баланың үзенә әйбер бүләк итүен соравына юл куеп, мәсәлән скутер сатып алып, бу аның үлеменә китерергә мөмкин бит дип уйлагыз. Үсмерләр юл ситуациясен дөрес бәяләми, хәрәкәтне игътибар белән күзәтә белми. 16 яше тулмаган яшьләрнең республика һәм федераль юлларга, гомум кулланылыштагы урыннарга чыгарга хокуклары юк. Хөрмәтле әти-әниләр! Кыйммәтле мотоуенчык сатып алганчы, яхшылап уйланырга кирәк.

Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас