Маяк
+15 °С
Ясно
җәмгыять
11 Мая , 09:30

Сугыш кайтавазы һәр гаиләдә

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан балалар иҗат үзәгендә “Балкыш” әдәбииҗад берлеге әгъзалары оештыруында “Кайгылардан беркем азат түгел” дип аталган хәтер кичәсе узды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашучы, һәлак булган батырларыбызның ата-аналары, якыннары катнашты.

Сугыш кайтавазы  һәр гаиләдәСугыш кайтавазы  һәр гаиләдә
Сугыш кайтавазы һәр гаиләдә

Кичәдә Бөек Ватан сугышы, СВОда катнашучы солдатларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Якташыбыз Айбулат Гыйләҗетдинов башкаруындагы “Балалар җыры”, Торачыдан Мәрьям Шәмсиеваның М.Кәримнең “Мин фронтка китәм, иптәшләр” шигырен сәнгатьле сөйләве, Сүлтедән Мөнәвис Низаметдиновның үзе иҗат иткән шигырьне укып ишеттерүе һәркемнең күңел кылларын тибрәндерде. Шулай ук «Балкыш» халык фольклор ансамбле (Ишкар авылы), Югары Яркәйдәге беренче гимназия укучыларының һ.б. чыгышлары халык күңеленә хуш килде.

“Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган улы Айдар Тимерханов турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Айдарның күптән түгел дөнья күргән “Последний взгляд, последние слова...” дип исемләнгән китабы белән таныштырып үтте. Бу басмада Айдар Рәфис улының үзе иҗат иткән шигырьләре, аның турындагы истәлекләр урын алган.

Илеш районы башкортлары корылтае рәисе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Сибәгатуллин шигырьләрнең икесенә көй язган. “Шушы микән әллә ярату” дигән җырны беренче тапкыр сәхнәдә җырлап ишеттерде. Улы СВОда катнашучы ана Рита Солтанова үзенең иҗат җимешләре ашаулына һәм батыр солдатларга изге теләкләрен юллады. Сугыш чоры баласы, мәгариф ветераны Фәнә Минһаҗеваның чыгышы һәр тамашачының йөрәгенә үтеп керде.

Чараны эчтәлекле итеп Мәрьям Шәмсиева алып барды.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас