

Яу яланыннан исән-сау әйләнеп кайтып, аянычлы хәлдәге колхозны җитәкләгән Нурислам Әрдисламовның гаиләсендә дүртенче бала булып туган Ринатның да хезмәт юлы туган авылында – Үрмәттә башлана.
Агроном һөнәрен үзләштергән Ринат комплекслы бригада бригадирыннан ышанычлы адымнар белән хезмәт баскычыннан күтәрелеп, 1980 елда дәверендә гөрләп эшләгән Ленин ис. колхозның баш агрономы вазифасына тәгаенләнә. Белгеч колхозның уңдырышлы басуларында Ульяновск өлкәсендәге орлыкчылык хуҗалыгыннан Симбирка сортлы супер элита алып кайтып үрчетә. Казахстан Республикасының Кустанай өлкәсендәге тәҗрибә хуҗалыгыннан Казахстанская-80 сортлы бодай алып кайтып үстереп, Илеш һ.б. районнарга элиталы орлык тарата.
Хезмәт биографиясенең соңгы елларында тәҗрибәле белгеч фермерлык хуҗалыгы тергезеп, уңышлы эшли.
Җир улының намуслы хезмәте СССР һәм Русия Федерациясенең бихисап мактау кәгазьләре белән бәһалана, 1989 елда Ринат Әрдисламов Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша һәм Диплом белән бүләкләнә.
Лаеклы ялга чыккач та, Ринат Нурислам улы авыл тормышында кайнап яши. Урам комитеты җитәкчесе, ветераннар советы рәисе йөкләрен тарта.
1970 елда кабынган Гөлдинә һәм Ринат Әрдисламовларның гаилә учагы менә 55 ел авылыбыз өстенә үрнәкле җылылыгын өләшә. Гаиләдә очар канат ныгыткан өч кыз да югары белемгә ия. Олы кызлары Гөлчәчәк – медицина өлкәсендә эшләсә, Рима белән Альмира – прокуратура органнарында.
Ринат Нурислам улы агымдагы елда 80 нче язын каршылый. Киләчәктә дә сәламәт булып, гаилә иминлегендә бик күп язлар каршыларга Ходай насыйп итсен.
Илдар МУЛЛАГОЛОВ, Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы.