

Узган елда районда урман янгыннары булмады. Янгыннар, нигездә, коры үлән яндыру, сүнмәгән тәмәке төпчекләрен чыгару һәм учаклар ягу нәтиҗәсендә урындагы халык гаебе белән килеп чыга. Ял, бәйрәм яки эш көннәре булуга карамастан, кар төшкәннән соң агачлар күләгәсендә табигатькә чыгулар оештырыла, учак янында спиртлы эчемлекләр эчү белән бергә, аның өчен урын табигатьнең иң матур почмагындагы сайлана.
Бер минутлык игътибарсызлык учак шундук былтыргы коры үләнгә күчә һәм, юлындагы барлык тереклекне юк итеп, урман эченә кереп китә.
Янгын куркынычы булган сезонда ылыслы урманнарда, агач ябалдашлары астында һәм коры үләнле урыннарда учак ягарга ярамый. Аларны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабызырга мөмкин. Учак тирәли киңлеге 0,5 метрдан да ким булмаган җир казырга кирәк. Аларны караучысыз калдырырга ярамый, соңыннан учакны әйбәтләп туфрак белән күмеп куярга яки тулысынча сүнгәнче су белән тутырырга кирәк.
Янгынга каршы махсус режим кертелгәндә учак ягу катгый тыела, урманнарга бару чикләнә. Русия Федерациясе урманнарында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, инспекторлар административ хокук бозу турында беркетмә төзергә мәҗбүр була.
Гражданнарга штраф күләме 3 мең сумга кадәр, ә коры үлән яндырган өчен 4 мең сумга кадәр тәшкил итә. Урман янгыннарында гаеплеләр РФ Җинаять кодексының 261 статьясы 1 матдәсе буенча законда билгеләнгән тәртиптә җинаять җаваплылыгына тарттырыла.
Фидрат ЯКУПОВ, “Илеш урман хуҗалыгы” ДАУ директоры.