Маяк
+27 °С
Облачно
җәмгыять
14 Мая , 06:00

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

9 Май - халкыбызның иң изге, иң кадерле бәйрәмнәренең берсе. Ул шатлык белән сагышны, горурлык белән югалту ачысын бергә үрә. Җиңү көне - ул азатлыкның нинди бәягә яуланганын искәртүче, буыннарны берләштерүче хәтер көне.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмыйБеркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Бөек Җиңүгә илебез тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм миллионлаган кешеләрнең корбаннары аша иреште. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугыш районыбыз халкын да читләтеп узмады. Фронтка 10 меңнән артык якташыбыз китте. Шуларның нибары 5 меңгә якыны гына туган якларына әйләнеп кайта алды, 6841 кеше яу кырында ятып калды. Аларның батырлыгы - безнең йөрәкләрдә мәңгелек хәтер.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтте. Районда бәйрәм чаралары алдан ук башланып китте: мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә батырлык дәресләре, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар уздырылды. Авыл биләмәләрендә митинглар, хәтер сәгатьләре үткәрелде. Бу чаралар яшь буында тарихка ихтирам, тынычлыкның кадерен белү хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелде.

9 май иртәсендә тантаналы чара музей алдында башланып, якташыбыз, очучыштурмовик, ике тапкыр Советлар союзы Герое Муса Гәрәев һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бәйрәм атмосферасын традицион рәвештә, буыннар арасында бәйләнеш символы буларак, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәтне чагылдырган яшь илешлеләр башкаруында Җиңү вальсы дәвам итте. Салкынча һава торышы да бәйрәм рухын сүрелдерә алмады. Кешеләрнең йөзләрендә-ихтирам, күзләрендә-горурлык чаткылары балкыды. Хәтер бәйрәме район халкын һәм кунакларны янә берләштерде, баш өстендәге тыныч күкнең кыйммәтен искә төшерде.

Арытаба булачак солдатлар, хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре Дан Монументына чәчәкләр салды. Бу мизгелдә һәр чәчәк — рәхмәт билгесе, һәр тынлык минуты — батырларга баш иеп, хәтерне яңарту иде.

Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнашучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чыгыш ясап, бәйрәм белән ихлас котлады, ветераннарыбызга күрсәткән батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде.

-Бүген без үз гомерләре белән бу җиңүне якынайткан якыннарыбызны, завод цехларында, колхоз кырларында, тылда Җиңү өчен тырышкан тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз. Кызганычка каршы, илебез, районыбыз өчен Җиңү зур бәягә төште. 10 меңнән артык илешле фронтка китеп, 5 меңе генә туган районына әйләнеп кайткан, 7 меңе медальләр белән бүләкләнгән. Ватан өчен авыр вакытта аны яклап чыккан һәм сугыш зонасында хәрби бурычын үтәгән кешеләрнең ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз. Райондашларның батырлыгы - үлемсез һәм без алар өчен зур горурлык кичерәбез ,- диде ул үз чыгышында. Ветеран-укытучы, тыл хезмәтчәне Фәнә Минһаҗева, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, “Хәрби туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов, хәрби комиссариат вәкиле Илһам Бәдертдинов, махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Габбасов изге теләкләрен юллап, бердәм булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өндәде. Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Азамат Камалтдинов булачак солдатлар исеменнән туган ил азатлыгын саклауда лаеклы алмашчы булырга, илгә намус белән хезмәт итәргә сүз бирде.

СВО барышында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен геройларыбыз Раил Әхмәтфазылов, Илмир Галиуллин, Рөстәм Камаев, Айрат Нурыев һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Югары наградаларны аларның якыннарына Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов тапшырды.

Арытаба бәйрәмнең тантаналы икенче өлеше башланды. Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парад белән СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча район штабы җитәкчесе Илдар Хөснуллин җитәкчелек итте. Үзәк мәйданга Җиңү байрагы һәм дәүләт флагы кертелде. Парадны отставкады подполковник Хәләф Мусин кабул итеп алды. Кадетлар, яшь армиячеләр, уку отличниклары, олимпиадалар һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, “Хәрби туганлык” җәмәгать оешмасы вәкилләре, әфган, чечен һәм башка локаль сугыш ветераннары, СВОда катнашучылар үтте, шулай ук тарихи үрнәккә якынайтылган, реставрация үткәрелгән хәрби, ретро техника, мотоцикллар катнашты.

Бәйрәм чарасында катнашучыларга район үзешчән сәнгать осталары әзерләгән күркәм концерт программасы тамашачыларда тирән тәэсир калдырды. Яхшы традициягә әверелгән солдат боткасы бәйрәм кунакларын янә үз янына җыйды.

***

Ел саен Җиңү көнендә “Маяк-Илеш” район гәзите Кубогына җиңел атлетика эстафетасы үткәрелә. Быел да Русиядә Халыклар бердәмлеге елы, Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан ветераннарга хөрмәт йөзеннән, яшьләрне алар үрнәгендә тәрбияләү максатыннан ярыш актив узды.

Эстафетада район мәктәпләре командалары үзара ярышты. 10-11 сыйныфлар арасында Югары Яркәйдәге беренче гимназия командасы җиңүче булса, икенче һәм өченче урыннарны Башкорт аграр-технология колледжы һәм Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укучылары бүлеште. 7-9 нчы сыйныфлар категориясендә Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәп командасына тиңнәр табылмады, Югары Яркәйдәге беренче гимназия һәм Карабаш урта мәктәбе укучылары икенче-өченче урыннарга чыкты. Җиңүчеләр Илеш мәгълүмат үзәгенең Мактау грамоталары, Кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Шулай ук бу көнне М.Гәрәев ис. спорт мәктәбендә өлкәннәр арасында шашка, шахмат, яшүсмерләр арасында футбол, кызлар арасында волейбол буенча ярышлар үтте.

Җиңү көне - ул тарих битләренә генә күчкән вакыйга түгел. Ул - һәр гаиләнең язмышы, һәр йортның хәтере. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Батырларның исеме йөрәкләрдә яши, ә тыныч күк йөзе -алар батырлыгының иң зур дәлиле. Бүген һәркайсыбызның күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган: Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, күкләребез гел аяз, ил – көннәребез имин булсын!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас