

Яшь чәчәннәр узыш мәйданына районның балалар иҗат үзәгенә җыелды. Башлангыч сыйныф укучылары да, өлкән сыйныфта белем алучылар да эпосны уку буенча конкурста катнашу теләген белдерде, төрле милләт балалары булуы сөендерде. Сәләтле укучылар бәйгедә чәчәнлектә, маһирлыкта, актерлык осталыгында көч сынашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Т.Нәҗмиев ис.Ябалак урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Арина Таҗетдинова беренче урынга лаек булды. Шулай ук, Базытамак, Кужбахты, Югары Яркәйнең Т.Рахманов ис., Түбән Череккүл, Югары Яркәйнең дүртенче урта мәктәбе укучылары да призлы урыннарга чыкты. Ә Карабаш, Иске Кыргыз мәктәбе укучылары сәхнәләштергән эпостан өзек залда утыручыларга аны күз алдына китерергә ярдәм итте.
Район этабында җиңү яулаучылар республиканың зона этабында үз көчен сынап карады. Сигез район, ике шәһәрдән катнашкан конкурсантлар арасыннан эпосны яттан сөйләп Арина Тажетдинова икенче урын алды. Сәхнәләштереп күрсәтү номинациясендә Т.Нәҗмиев ис.Ябалак мәктәбе филиалы Иске Кыргыз урта мәктәбе фольклор командасы икенче урынга лаек булды. Шулай ук, Динар Биктаһиров «Иң яхшы ир-егет роле» номинациясенең җиңүчесе дип табылды.
Зинфира МИНҺАҖЕВА. Район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик кабинеты мөдире.