

Бөек Ватан сугышы башлангач Иске Нәдердән 40ка якын ир-егет илен сакларга фронтка юллана. Аларның барысына да кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Узган елда биредә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә һәйкәл, махсус хәрби операциядә һәлак булган яугир Хәлил Нәбиев истәлегенә аллея ачылган иде.
Агымдагы елда 9 май алдыннан иске нәдерлеләр янә тантаналы чарага җыелды - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен һәйкәл ачылды. Иң элек урамнарны ямьләп Үлемсез полк колоннасы үтте. Сугышның кырыс сынауларын үткән, ил өчен башын салган геройларның оныклары якыннарының портретларын олы горурлык хисе белән күтәреп барды. Тантаналы чарада Дәүләт Думасының туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русиянең атказанган спорт мастеры Николай Валуев, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчә секретаре Игорь Никифоров, «Хәрби туганлык» җәмәгать оешмасы вәкилләре, биләмә халкы, кайткан кунаклар катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салып, хөрмәт күрсәттеләр.
***
Тугызынчы майның кояшлы көнендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иткәндә, Татар Мәнәвезе авылында дулкынландыргыч вакыйга - һәйкәл ачылды. Ул Бөек Ватан сугышында, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан якташлар хөрмәтенә булдырылды. Шулай ук Социалистик Хезмәт Герое Рифкать Зиннәтуллин истәлегенә тактаташ куелды.Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт – җыелышы Корылтай депутаты Фларис Шәйхетдинов, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчә секретаре Игорь Никифоров, Базытамак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Илфат Закиров, “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе һәм әгъзалары катнашып, тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады.
***
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Кызыл Байрак авылында тантаналы чара – яңа һәйкәл ачу узды. Еллар узган саен Бөек Җиңүнең кадере арта бара. Яу кырында ятып калган батырларның исемнәре мәңге онытылмас, аларның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен үрнәк. Шушы изге максаттан чыгып Кызыл Байрак авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, һәйкәл төзелде. Кызыл Байрак авылындагы батыр солдатларга багышланган һәйкәл “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” программасы нигезендә тормышка ашырылган. Тантаналы чарада “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчә секретаре Игорь Никифоров, биләмә халкы, кайткан кунаклар катнашты. Лаяшты егете Ринат Райманов зур осталык белән төзегән аны. Ишкар авыл советы авыл биләмәсе хезмәткәрләре Рәнис Солтанов, Алмаз Хәсәнов, Глүсә Нурмөхәммәтова да лаеклы өлеш керткән.
***
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Ибраһим авылында зур тантаналы чара – яңа һәйкәл ачу гөрләп узды. Ибраһим авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, мәһабәт һәйкәл төзелде. Ул авылның активистлары – Йосыповлар гаиләсе тәкъдиме белән башланып китә. Барысы да шунда ук бу изге эшне хуплап каршы ала һәм бердәм фондка акчалата ярдәм җыя башлыйлар. Күптә үтми барлык эшләр тәмамлана – горур булып һәйкәл калкып чыга.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тантанада катнашып, ибраһимлыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады:
— Бу һәйкәл - безнең тарихыбызга, батырларыбызга булган хөрмәтебезнең символы. Сугышта катнашкан һәрбер кеше - безнең өчен герой, аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен каһарманлык үрнәге булып тора. Сезгә әлеге изге эштә бердәм булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Һәйкәл мәңгелек булсын, батырлар исеме онытылмасын,— диде ул үз чыгышында.
Иске Күктау авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Радмир Мөбәрәков, ”Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенең генеральный директоры Айдар Мөхәрләмов һ.б. авыл халкын шундый зур бәйрәм белән котлап, әлеге эшкә җитди өлеш кертүчеләргә муниципаль район хакимиятенең, авыл биләмәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Чарада шулай ук биредә туып-үскән, бүгенге көндә Казанда яшәүче, 100 яшен каршылаучы Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшит Ибраһимов катнашты. Аңа ихлас рәхмәт сүзләре ишеттерелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу – гади генә һәйкәл түгел, ә ул – халык хәтере, ул – үткәннәргә хөрмәт, киләчәккә өмет билгесе. Һәйкәл ачылу – авыл халкы өчен генә түгел, ә бөтен район өчен дә зур вакыйга.