Маяк
+16 °С
Облачно
җәмгыять
16 Мая , 10:00

Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән остаз

Сугыш чоры балачагы, ачлык һәм ятимлек аша үткән, ләкин музыкага мәхәббәтен гомере буе күңелендә саклаган минем әтием, Риф Карам улы Шәрәфетдинов - гади авыл укытучысы гына түгел, ә бөтен бер буын күңеленә нур салган остаз, баянчы, илһамлы коллективлар оештыручы. Ул безнең районда музыка сәнгатен үстерүгә бик күп көч салды.

Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән остазСәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән остаз
Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән остаз

Әтием 1941 елда Чиләбе өлкәсенең Сатка шәһәрендә дөньяга килә. Июньдә, каһәрле сугыш башлангач, әтисе фронтка китә һәм аны башкача күрми - ул батырларча 1942 елда һәлак була. Әти аның иске фотографиясен саклый.

Минем картыем Нәфисьямал яңа туган сабые һәм балалары белән туганнарына якынрак Шәммәт авылына күченергә мәҗбүр була. Сугыш вакытында биш баласы белән ирсез яшәү авырлыгын лаеклы кичерә, шулай ук колхозда да тырышып хезмәт куя.

Әтием ачлы-туклы балачагын исенә төшергәндә бер кисәк икмәк «җәннәт ләззәте» булып тоела иде дип хәтерли. Кызганычка каршы, картыем бик каты авырый һәм 13 яшьлек улының укуын тәмамлавын күрә алмый дөнья куя. Аккүздә җидееллык мәктәпне тәмамларга өч ай калган була. Ул вакытка инде апалары кияүгә чыгып, таралышкан. Энекәшләрен үзләренә яшәргә чакырсалар да, әтием авылын сагына һәм туган ягына кайта.

Бала чагында ук аның бик яхшы музыкаль сәләтләре ачыла. Әти сөйләвенчә, аны һәрвакыт мәктәптә дә, авылдашлары алдында да чыгыш ясарга чакыралар. Ул бик матур җырлый, оста бии, бик яхшы ритм һәм ишетү тойгысына ия була, баянда уйнарга хыяллана. Сугыштан соңгы елларда ятим малайның нота грамотасын өйрәнергә, музыка коралы алырга мөмкинлеге булмый әлбәттә. Әмма әти өметсезлеккә бирелми, мөмкин булган җирдә акча эшли башлый. Беренче хезмәт хакына гармун - хромка сатып ала һәм уйнарга өйрәнә, арытаба Свердловск шәһәрендә баян классы буенча кичке музыка мәктәбен тәмамлый.

Язмыш сынаулары никадәр авыр булмасын, әти үзенең хыялына ирешеп, Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәни-агарту училищесына халык уен кораллары бүлегенә укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.

Укудан соң ул туган районына кайта һәм 37 ел район балалар сәнгать мәктәбендә баян классы буенча укытучы булып эшли. Балалар халык уен кораллары оркестрын, баянчылар ансамблен беренчеләрдән булып ул оештыра. Мин әтиемнең еш кына эштән соң да калып утыруын хәтерлим. Кичләрен ул һәр инструмент, аранжировка өчен нота партияләрен җентекләп яза, оркестрның репертуарын уйлый. Һәр бала белән аның индивидуаль партитурасын өйрәнергә, алга таба 30 сабыйның матур көйгә уйнавына ирешергә кирәк бит. Алга таба оркестрда өлкәннәр дә катнаша, инструментлар составында скрипка, думбра, флейта һәм башкалар өстәлә.

Балалар һәм өлкәннәр музыкаль оркестры коллективы мәдәният сараенда концертларда еш чыгыш ясый, район һәм республика буенча төрле конкурсларда катнаша. Балалар баянчылар ансамбле хәтта республика телевидениесенә дә чакырыла. Аларның репертуарында Советлар Союзы гимны, татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре башкарыла.

Моннан тыш, әтием, үзенең балачагын истә тотып, балаларны баянга өйрәтү өчен балалар сәнгать мәктәбе филиалларын оештыруда актив катнаша. Ул 10 ел районыбызның төрле авылларында - Ишкар, Карабаш, Түбән Череккүл, Югары Манчар авылларында эшләде. Ул елларда җәмәгать транспорты рейслары сирәк иде, өстәвенә аның эшвакыты белән дә туры килми. Шул рәвешле, аңа кар дими, яңгыр дими җәяү йөрергә дә, нинди транспорт очрый шуның белән барырга туры килә иде. Хәтеремдә, бервакыт кышкы кичтә без аны өйдә көтәбез. Ул туңып, ачыгып кайтып керде. Мин аныкызганып: «Әти, бәлки, йөрергә кирәкмидер? Болай син бит авырырга мөмкинсең», - дидем. Ул исә елмаеп: «Мине бит балалар көтә», -дип җавап бирде.

Балаларны музыкага өйрәтү, аларның үз мәдәниятләрен аңлауларына ярдәм итү - аның төп максаты булды. Ул үзенең укучылары Илназ Мөсәлләмов, Радик Гыймазетдинов, Чакмагыш районыннан бертуган Әхмәтовлар белән чын күңелдән горурлана.

Әти безне дә тырышлыкка өйрәтте, музыкага мәхәббәт тәрбияләде. Без барыбыз да, аның балалары һәм оныклары музыка мәктәбен - скрипка, баян, фортепиано класслары буенча белем алып, уңышлы тәмамладык. Дәресләрдән соң мин музыка мәктәбенә бара идем. Тәнәфесләрдә кайчаканың янына кергән арада, әти рус һәм чит ил композиторлары һәм музыкантларының иҗаты турында ихлас сөйли торган иде. Имтихан вакытлары булганда ул һәрвакыт янәшәдә булды һәм миңа рухи ярдәм итте. Хәтеремдә, бер кич аның эшеннән соң без бергә өйгә сөйләшә-сөйләшә кайттык. Фонарьлар яктысында күбәләкләп кар ява. Һава салкын булсада, аның җылысы һәм аралашу шатлыгы йөрәгемне җылытты.

Районда музыка сәнгатен үстерү өчен әти бик күп көч куйды. Сәнгать мәктәбендә беренче елларыннан ук үзешчән коллективларда актив катнашты. Ул шулай ук халык хорында солист буларак җырлады, ир-атлар вокаль ансамблендә чыгыш ясады, халык биюләрендә катнашты.

Хәзер дә ул безгә гаҗәеп тавышлы җырчыларыбыз - Таһир Якупов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фәридә Кудашева һәм башка артистлар турында зур хөрмәт белән сөйли. Ул халык концертларын зур кызыксыну белән тыңлый. Үзенең хезмәттәшләре: В.Закиров, Т.Хәсбиуллина, Ә.Әхиярова, Х.Хафизов һәм элеккеге сәнгать мәктәбе директоры, танылган композитор Рәшит Шәйгардан улы Рәхимовны (мәрхүм) ихтирам белән искә ала. Күпьеллык хезмәте өчен әтием Мактау грамоталары һәм «Хезмәт ветераны» исеме белән бүләкләнә.

Әти белән әни 58 ел бергә матур гомер кичерделәр. Ул һәрвакыт әнигә карата ихтирамлы, игътибарлы булды. Хуҗалыкта да, балаларын һәмоныкларын карауда да һәрвакыт ярдәм итте, кунакчыл һәм ачык йөзле, кешеләр белән аралашырга ярата. Әти спортны, сәламәт яшәү рәвешен һәрвакыт беренче урынга куйды. Иртә белән йокыдануянып, иртәнге гимнастика ясагач, без су процедураларына, сөртенүгә игътибар бирә, чыныгу өчен контрастлы душ коена идек. Кышларны ял көннәрендә бөтен гаиләбез белән чаңгыда шуарга, урманга чыга идек. Мин бозда шуу турында хыялланганымны әле дә хәтерлим, һәм шунда ук миңа ялтырап торган табанлы, ак, матур тимераяк алып та бирделәр.

Пенсиядә булуга карамастан, әти беркайчан да кул кушырып утырмады. Әни белән алар җимеш һәм яшелчә бакчасы үстерде, анда хәзер дә карлыган, кура җиләге, алмагач, груша, җиләк, виноград, чәчәкләр үсә. Олы яшьтә булуына карамастан, ул аларны каравын, хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Ул иске баяннарны, гармуннарны, хромкаларны яратып реставрацияләде. Әти барысына да үз хезмәте һәм тырышлыгы белән иреште. Ул тормыштан һәрвакыт канәгать һәм һәр көннән шатлык таба белә.

Яраткан әтиебез һәм картәтиебез, сине чын күңелдән 85 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз! Барлык изге теләкләрең, күңелле һәм якты вакыйгаларың тормышка ашсын! Һәр көн сиңа күңел күтәренкелеге һәм энергия, бары тик уңай хис-кичерешләр генә бирсен. Шатлыклы, якты тормыш юлында ныклы сәламәтлек белән яраткан әниебез белән озак еллар бергә гомер итүегезне телим.

Ихтирам белән кызы Айгөл ЛЮКИНА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас