

Безнең әтиебез Габделгазиз Әбелкәрам улы Ялалов 1941 елда 18 яшендә фронтка алына. Немецлар белән булган каты бәрелешләр вакытында ул ике тапкыр каты яралана. Госпитальләрдә дәваланып чыккач, ул яңадан сафка баса. Берлинга кадәр барып җитә.
... 1943 елның октябрь ахырында дивизия командиры (комдив) солдатларга: «Днепрны кичеп чыгарга! Киевны фашист солдатлардан азат итәргә!» дигән приказ бирә. Төн уртасында Кызыл Армия солдатлары Марьевка авылы кырындагы лесопосадка эчендә яшеренеп урнашалар. Днепр елгасын кичеп чыгу өчен алар яр буена көймәләр туплый. Бүрәнәләр һәм такталар җыештырып алардан саллар ясыйлар. Комдив һавага кызыл сигнал ату белән дивизиянең барлык отрядлары берьюлы Днепр елгасын кичергә тотына. Днепрны кичеп чыкканда, безнең солдатлар дошман бомбалары һәм пуляларына эләгеп бик күп кан коя. Аргы якка чыгу белән Кызыл Армия солдатлары дошман позицияләрен пулемёт һәм автомат утларына тоталар. Массакүләм атака вакытында безнең әткәй хезмәт иткән дивизия солдатлары 50дән артык фашист солдатын үтерәләр.
Көтелмәгәнлек факторын бик оста кулланып, безнең дивизия солдатлары Киев шәһәрен фашист гаскәрләреннән азат итүгә ирешәләр. Бу хәрби операциядә батырлык күрсәткән солдатларга командование наградалар тапшыра. 1943 елда әтиебез «За освобождение Киева» дигән медальгә лаек була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен аны I дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр.
Кадерлебез 22 яшендә сугыш инвалиды булып, 1945 елның октябрь аенда гына туган авылына кайту бәхетенә ирешә. Без – сугыштан соң туган балалар һәм оныклар, каһарма н сугышчы Габделгазиз Ялаловның батырлыгы белән сокланабыз һәм ихлас горурланабыз!
Белешмә: рядовой Габделгазиз Ялаловның батырлыгы турында мәгълүмат һәм аңа тапшырылган наградаларның төп нөсхәләре бүгенге көндә Мәскәүдә Икенче Бөтен Дөнья сугышының Үзәк дәүләт архивында саклана.
Фәрит ЯЛАЛОВ, профессор. Казан шәһәре.