

Әлбәттә, бу сәяси вакыйганың әһәмиятен төрлечә аңларга була, ягъни иктисади яктан да, социаль-көнкүреш ягыннан да. Иң мөһиме - тормыш көнкүреш һәм гаилә мөнәсәбәтләре дисәк тә ялгыш булмас. Базытамак авыл советы авыл биләмәсенә караган Яңа Нәдер авылында да татулыкта, матур итеп тормыш итүчеләр байтак. Халык арасында тырыш хезмәте, үрнәкле яшәеше белән ихтирам яулаган гаиләләрнең берсе – Галия һәм Фирдәвис Сәлимовлар турында сүзем. Алай гына түгел, кешеләр хәстәрлеге белән яшәүче, ярдәмчел булулары белән дә игътибарга лаек алар.
Гаилә башы Фирдәвис 1956 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимҗан һәм Җәмилә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Өлкәннәре Фәрит, аннары Рәгит, Зинфир, Илгизә һәм Фирдәвис, әти-әниләре төне-көне колхоз эшендә булганлыктан, кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп, үзаллы булып үсәләр. Абыйлары мәктәпне тәмамлагач, төрле эшче һөнәргә ия булып, армиядә хезмәт итеп, өйләнеп, төрлесе төрле якка урнашалар. Ата-ана нигезендә Фирдәвис төпләнеп кала. Урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак һөнәри училищесында токарь һөнәрен үзләштерә. Һөнәре буенча шәһәрдә эш тапса да, армия хезмәтеннән соң туган якларына кайта һәм “Чакмагышнефть”нең Теләпән участогына токарь булып урнаша. Биредә өч ел хезмәт салгач, аны ХХII партсъезд исемендәге колхозга машинатрактор мастерскоена эшкә чакырып кайтаралар. Арытаба Андреевка нефть бүлеп бирү станциясендә, соңгы елларда биредәге “Лукойл” участогында һөнәре буенча эшләп, лаеклы ялга чыга.
Фирдәвис 1979 елда күрше Иске Нәдердә Газимә һәм Вячеслав Евсеевлар гаиләсендә туып-үскән чибәр кыз Галия белән тормыш кора. Галия мәктәпне тәмамлагач, Иваново шәһәренә җиңел сәнәгать училищесына укырга барып керә. Биредә тукучы һөнәре буенча белем алып,шунда ук фабрикада эшкә кала. Биш ел эшләп, шактый тәҗрибә тупладым дигәндә, бергә эшләгән кызлары сагынабыз дип, туган якларына кайтып китә башлыйлар. Галиянең дә күңеленә “корт” керә, ялга кайткач, кабат бармый, Уфага эшкә урнашырга җыена. Ләкин уйларын язмыш үзенчә хәл итә, очрашып йөргән егете Фирдәвис кияүгә сората. Шулай итеп алар 1979 елдан бирле аның туган нигезендә яңа өй тергезеп, балалар үстереп, тату гомер кичерәләр. Әлбәттә, тормыш булгач, төрлесе була, әмма үзара анлашып яшәү, сабырлык, акыл белән эш итү каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә. Картайган әти белән әниләрен (ике якныкын да) озак кына карап, соңгы юлга озату да алар өлешенә төшә. Килен булып килгәч, Галия сатучы һөнәрен үзләштереп, алты ел кибеттә эшли. Көннәрдән бер көнне Яңа Нәдер сөтчелек фермасы мөдире Гарифҗан Хәйбрахманов бер генә көнгә сыерлар савырга баруын үтенеп сорый. Әмма бу бер көн утыз елга, ягъни пенсиягә киткәнчегә чаклы сузыла. “Заманына күрә хезмәт хакы югары, кешеләр белән күмәкләп эшләве күңелле кебек тоелды да, фермада калдым да куйдым,” - ди ул бу хакта искә төшергәндә. Тырыш кеше кайда да сынатмый инде, тиз арада алдынгылар сафына баса Галия. Әле дә истә, ул районда да гел генә алдынгы савучылар арасында булып, исеме гәзит битләрендә еш телгә алына иде. Мактау кәгазьләре, исемләнгән бүләкләр дә күп кенә бирелә хезмәт алдынгысына, атказанган исеменә дә тәкъдим ителә, ләкин ни сәбәптер бирелми кала.
Уңган хезмәт кешесе булу белән бергә дөнья мәшәкатьләре дә бихисап бит әле хатын-кызга. Гаиләдә дүрт бала- өч малай, бер кыз дөньяга килә. Алар өчен хәзерге кебек балалар бакчасы булмый, балалар гаилә тәрбиясе алып үсә. Шунысы куанычлы, алар өлкән Сәлимовлар кебек тәртипле, эшсөючән итеп тәрбияләнәләр, ата-ана йөзенә кызыллык китермиләр. Олы уллары Рәшит тормыш иптәше Алиса белән Нефтекама шәһәрендә яши, өч бала үстерәләр. Илнур хәләле Лилия белән Сургут шәһәрендә урнашкан, ике балалары бар. Өченче уллары Раил Стәрлетамакта тормыш иптәше Алина белән ике балага гомер биргән. Кызлары Рәлия тормыш иптәшен югалткач, уллары Данил һәм Даян белән әти-әнисе янына кайтып сыена. Бәхетенә хәзерге вакытта ул Этәй авылындагы ихтирамлы Лена һәм Өлфәт Хаковлар гаиләсендә туып-үскән Динар белән парлашып, Фирдәвис һәм Галия белән бергәләп, гөрләшеп яшәп яталар. Әйтергә кирәк, гаилә авылда узган һәр чараның уртасында кайный, кирәк чакта беркемне дә ярдәмнәреннән ташламыйлар. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Авылда сыер тотучылар азаю сәбәпле, күпләр аларның тәмле сөтен эчеп куана. Динарны авылдашлар ышаныч күрсәтеп, староста итеп сайлап куйганнар. Ул себер якларыннан ялга кайтканда авылдагы проблемаларны хәл итүдә башлап йөри. Авылдашлар бергәләп зиратны төзекләндерүне башкарган, быел чишмәне яңартырга җыеналар. Хәрби операция фондына да ярдәм күрсәтелеп тора. Менә шулай, Сәлимовлар балалар ялга кайтканда бер хуҗалыкта егермегә якын кеше булып җыелалар. Бу олы һәм тату гаилә дигән сүз түгелмени?
Гөлфинә СӘЛИМОВА, ветеран-журналист.