Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
26 Мая , 06:00

Татлы хезмәт - уңыш нигезе

Районда эшкуарлар, кече һәм урта бизнес субъектлары саны тотрыклы үсә. Без уңышлы эшкуарлар турында даими язып торабыз, чөнки алар төбәк икътисадын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә, районның күркәм данын чит тарафларга тарата.

Татлы хезмәт - уңыш нигезеТатлы хезмәт - уңыш нигезе
Татлы хезмәт - уңыш нигезе

Илдә бизнесны үстерү стратегиясе турында сөйләгәндә, Президент Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында бизнеска ярдәм итү бурычын куйган иде.

«Кешеләр үз эшен ачарга омтыла, үз-үзләренә, үз илләренә һәм үз уңышларына ышана. Мондый иҗади энергиягә һичшиксез ярдәм итәргә кирәк», - дип билгеләгән иде ул.

Төбәк икътисады үсешендә бизнесның әһәмиятле ролен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәрдаим ассызыклап тора. «Бу – икътисади эшчәнлекнең мөһим төре, республикабызның үсеше шуңа бәйле», - дип саный ул.

Бүгенге көндә без чын мәгънәсендә мөмкинлекләр киң булган заманда яшибез. Кунакка барырга җыенсак, нинди тәм-том пешерергә, нинди букет сайларга, йорттагы келәмне ничек чистартырга яки ватылган компьютерны кемгә күрсәтергә дипбаш ватып утырмыйбыз. Районыбызда кул эшенә маһир, хезмәттән ямь табучы осталар җитәрлек. Ясалма чәчәкләр ясаучылар да, өйләрне һәм келәмнәрне чистартучылар да, компьютер көйләүчеләр дә, җиләк-җимешләрдән затлы букетлар җыючылар да — һәркайсы үз урынында, үз эшенең остасы. Фантазиясе һәм теләге булган кеше беркайчан да тик утырмый, киресенчә, үзенә дә, башкаларга да шатлык өләшә. Бу аеруча декрет ялындагы яшь әниләр өчен зур мөмкинлекләр ача: гаилә җылысын саклап, күңеленә якын шөгыль белән табыш та алырга була. Социаль челтәрләр һәм “сарафан радиосы” исә бүгенге эшкуарларның иң ышанычлы ярдәмчесенә әверелде.

Исәмәт авылында туып-үскән Гөлнур Газизова да нәкъ шундый тырыш һәм максатчан ханымнарның берсе. Декрет ялында башланган мавыгуы вакыт узу белән җитди эшкә, ә аннары зур бизнеска әверелер дип ул үзе дә башта уйламагандыр. Бүген исә аның исеме районда яхшы билгеле: ул -оста кондитер, үз компаниясенең җитәкчесе.

Әнисенең аш-су серләренә кечкенәдән өйрәнеп үскән кызөчен һөнәр сайлау авыр булмый. Исәмәт урта мәктәбен тәмамлагач, ул Уфа технология колледжына юл тота. Аннары Ырынбур университетының технология факультетында белемен камилләштерә. Уфада икмәк комбинатында, Геленджик шәһәрендә практика үтә, тәҗрибә туплый. “Пышка” кибетендә һәм “Окей” гипермаркетында кондитер-технолог булып эшләп, үз осталыгын чарлый. Һәр баскыч аның өчен зур мәктәп була, һәр эш урыны — тәҗрибә һәм ышаныч чыганагы.

Исәмәт егете Линар белән гаилә коргач, яшьләр туган якка кайта. Бүген алар Югары Яркәйдә яши, Дарина белән Ранельне тәрбияли. Гаилә җылысы, якыннарның терәге Гөлнурга яңа көч бирә, илһам өсти.

- Әнием аш-су, чәк-чәк остасы булгач, кечкенәдән үк камыр ашлары күңелемә якын булды, - ди Гөлнур елмаеп. - Башта туганнарга, якыннарга пешердем. Аларның мактавы, рәхмәт сүзләре канат куйды. Тора-бара заказлар күбәйде, бәйрәмнәр алдыннан төн йокыларын калдырып эшләгән чаклар да булды. Әмма күңел яраткан эш авыр тоелмый.

Башта интернеттан рецептлар өйрәнеп эшли, соңрак танылган кондитерларда, шул исәптән Алина Әхмәдиева кебек осталарда белем ала. Краснодарга барып туй тортлары пешерү серләрен үзләштерә. Һәр яңа курс — аның өчен яңарыш, үсеш, камиллеккә омтылыш адымы.

Узган ел Гөлнур эшен рәсми рәвештә башлап җибәрә. Хакимияттән 180 мең сум субсидия алып, цех өчен кирәкле җиһазлар сатып ала. Росгосстрах бинасыннан бүлмә арендага алып, аны заманча цехка әйләндерә. Бүген ул социаль челтәрләрдә актив эшли, клиентлары аны интернет аша таба, хәтта Татарстаннан да заказлар килә. Бу - аның хезмәтенә ышаныч һәм ихтирам билгесе.

Хәзер инде август аена кадәр заказлар кабул ителгән. Соңгы вакытта 60 сантиметр диаметрлы туй тортлары аеруча популяр. Натураль ингредиентлардан әзерләнгән ризыкларның тәме дә, сыйфаты да үзгә. “Сникерс”, “Манго-маракуйя”, “Банан-карамель”, “Лаванда-карлыган” кебек тортлар сатып алучыларның яраткан төрләренә әверелгән. Моннан тыш, Гөлнур пешергән чүпрәсез икмәк тә өстәлләрнең күрке булып тора.

Цехында ул балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар да үткәрә. Кечкенәләрнең күзләрендә кызыксыну чаткылары кабынган мизгелләр, өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре — останың хезмәтенә иң зур бәя. Киләчәктә ассортиментны киңәйтеп, продукциясен үз кибетендә сату - аның зур максатларының берсе.

Тырышлык, белемгә омтылыш һәм үз эшеңә мәхәббәт булганда, хыяллар чынга аша. Булдыклылар заманы бүген — һәм Гөлнур Газизова кебек кешеләр бу заманга үз куллары белән ямь өсти.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас