+13 °С
Облачно


Сезнең барыгызны да изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрне чагылдыра, дин тотучыларның иманын ныгыта, әхлакый чисталыгын саклый.
Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыгыз һәм игелекләрегез кабул булсын, изге ниятләрегез һәм якты хыялларыгыз тормышка ашсын. Күңелләрегезгә иман нуры, гаиләләрегезгә иминлек һәм мәхббәт хисләре иңсен. Барчагызга да саулык — сәламәтлек, бәхетле озын гомер, бәрәкәтле тормыш телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.