Маяк
+19 °С
Облачно
җәмгыять
28 Мая , 06:10

СВО сугышчыларының торак шартларын яхшырталар

Районда инвалидлыкка ия булган махсус хәрби операция катнашучыларының торак шартларын яхшырту буенча эш дәвам итә.

СВО сугышчыларының торак шартларын яхшырталарСВО сугышчыларының торак шартларын яхшырталар
СВО сугышчыларының торак шартларын яхшырталар

Районыбызның «Ватанны саклаучылар» филиалының социаль координаторлары муниципаль комиссия һәм Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте вәкиле белән берлектә ике СВО ветераны Зәнфир Насыйбуллин белән Фәйрүз Гарифуллинның торакларын тикшерделәр.

Торакны җайлаштыру буенча чаралар исемлеге һәр ветеран өчен индивидуаль. Анда яктырту һәм техника белән идарә итү өчен «Акыллы йорт» системасы, махсуслаштырылган эш урыны, тоткалар, шууга каршы өслекләр, махсус сантехник җиһазлар һәм көнкүрешне җиңеләйтә торган башка элементлар урнаштырылачак.

Һәр ветеран өйдә үзен куркынычсыз, уңайлы һәм ышанычлы хис итсен өчен барлык детальләр дә исәпкә алына. Максат - геройлар өчен уңайлы һәм куркынычсыз өй шартлары тудыру.

Социаль координатор Ләйсән Лайтыйпова әйтүенчә, барлык эшләр һәм җиһазларны “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды бирә.

Төбәк филиалы мәгълүматлары буенча «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан Республикасы буенча филиалы ветераннарның торак урыннарын җайлаштыруга 300дән артык гариза кабул иткән инде. Район буенча 4 гариза бирелеп, шуның берсе - шәхси ихтыяҗларын исәпкә алып, тулысынча үзгәртеп корылган.

Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.

СВО сугышчыларының торак шартларын яхшырталар
СВО сугышчыларының торак шартларын яхшырталар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас