Маяк
+18 °С
Облачно
җәмгыять
29 Мая , 06:00

Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау – гражданнар җәмгыятенең бурычы

Экстремизм, һәм аның формасы – террорчылык – иң куркыныч иҗтимагый-сәяси проблемаларның берсе булып тора.

Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау – гражданнар җәмгыятенең бурычыЭкстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау – гражданнар җәмгыятенең бурычы
Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау – гражданнар җәмгыятенең бурычы

Экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау дәүләтнеке генә түгел, ә гражданлык җәмгыяте вәкилләренең - иҗтимагый һәм дини берләшмәләрнең, аерым гражданнарның да бурычы.

Русия Федерациясендә экстремистик эшчәнлек тыелган һәм ул катгый контрольдә тора. Мондый кырыслык дәүләтебезнең күпмилләтле һәм күпконфессиональ составына бәйле, бу исә аерым шәхесләрнең һәм оешмаларның халыклар һәм илебез халкының төрле төркемнәре арасында ызгыш-талаш чәчәргә тырышуларына зур игътибар һәм тиз арада җавап бирергә кирәклеген таләп итә. Экстремизмга һәм терроризмга каршы торуның гомумдәүләт системасының хокукый нигезен халыкара хокукның гомумтанылган принциплары һәм нормалары, Русия Федерациясенең халыкара шартнамәләре, «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында» һәм «Терроризмга каршы тору турында»гы федераль законнар, шулай ук Русия Федерациясенең әлеге өлкәдәге эшчәнлекне камилләштерүгә юнәлдерелгән башка норматив хокукый актлары тәшкил итә. Экстремизмга һәм террорчылыкка каршы тору федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла.

Экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашырган өчен РФ гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган шәхесләр РФ законнарында билгеләнгән тәртиптә җинаять, административ һәм гражданлыкхокукый җаваплылыкка тартыла. РФ Җинаять кодексында экстремистик юнәлештәге җинаятьләр дигәндә (282.1 маддәсе 2 искәрмәсе) сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт яки дошманлык мотивлары буенча яки нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт яки дошманлык мотивлары буенча РФ Җинаять Кодексының махсус өлешенең тиешле маддәләрендә каралган җинаятьләр аңлашыла, шулай ук күрсәтелгән мотивлар буенча кылынган башка җинаятьләр, алар РФ ҖК 63 маддәсенең 1 өлеше «е» пункты нигезендә җәзаны авырайта торган хәл дип таныла.

Экстремизм өчен административ җаваплылык каралган. Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.3 статьясы нацист атрибутикасын яки символикасын, шулай ук федераль законнар белән тыелган башка атрибутиканы яки символиканы пропагандалау яки халык алдында күрсәтү, шулай ук әзерләү өчен административ җаваплылык каралган.

Басылып чыккан экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелгән экстремистик материалларны массакүләм тарату, шулай ук аларны җитештерү яки массакүләм тарату максатларында саклау өчен административ җаваплылык каралган. Моннан тыш, экстремизмга каршы тору максатларында законнарда каралган чаралар комплексы кулланыла. Аерым алганда, экстремизмга каршы тору турындагы законның 5 статьясы нигезендә экстремистик эшчәнлеккә каршы тору максатларында федераль дәүләт хакимияте органнары, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары үз компетенцияләре чикләрендә өстенлекле тәртиптә профилактик, шул исәптән тәрбия, экстремистик эшчәнлекне кисәтүгә юнәлдерелгән пропаганда чаралары. Мондый чаралар законнарның махсус нормалары белән беркетелгән.

Экстремизмга каршы тору турындагы Законның 6, 7 статьялары нигезендә экстремизмга каршы тору чаралары сыйфатында шулай ук компетентлы органнар (шул исәптән прокуратура, Юстиция министрлыгы органнары һ.б.) тарафыннан кисәтү кулланыла.

Рөстәм ӘХМӘТОВ, район эчке эшләр бүлеге җинаятьләрне эзләү бүлегенең өлкән уполномоченные, полиция майоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас