Маяк
+18 °С
Облачно
җәмгыять
29 Мая , 06:30

Лагерьлар үз эшен башлый

Районда балаларны савыктыруның төп юнәлешләреннән берсе-көндезге лагерьлар, хезмәт һәм ял лагерьлары. Агымдагы елда районда 635 баланы үз эченә алган 14 мәктәп базасында көндезге лагерьлар ачыла.

Лагерьлар үз эшен башлыйЛагерьлар үз эшен башлый
Лагерьлар үз эшен башлый

Җәй көне мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итүнең төп юнәлеше булып хезмәт һәм ял лагерьлары тора, алар 3 мәктәп (121 бала) базасында оештырылачак.

Җәйге сезон башлану белән ел саен «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагере йөзләгән ял итүчеләр өчен үз ишекләрен ача. Агымдагы елда җәйге сәламәтләндерү компаниясе 1 июньнән башлана. Барлыгы 326 шар баладан 4 смена планлаштырылган, һәр смена 21 көн дәвам итә.

“Орленок” районыбызның 150 баласын кабул итәчәк, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге һәм ятим балаларны. Балалар көне режимы СанПИНның барлык таләпләре буенча төзелгән. Көн дәвамында балалар спорт-укыту һәм үстерү чаралары белән шөгыльләнәләр, шулай ук программаның кичке шоулары үткәреләчәк. Алты тапкыр витаминлаштырылган, баланслы туклану оештырылган. Менюга шулай ук милли ашлар да кертелгән. Ял итәргә безнең республикадан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт Петербургтан, Казаннан, Ырынбурдан һәм Ханты-Манси автономияле округыннан да балалар киләчәк.

Лагерьлар үз эшен башлый
Лагерьлар үз эшен башлый
Лагерьлар үз эшен башлый
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас