

Радий Хәбиров: «Без паркларны, скверларны, мәйданнарны, яр буйларын яңартуга зур игътибар бирәбез. Республика шәһәрләре һәм авыллары матур, халыкка һәм кунакларга дус, уңайлы, ә иң мөһиме – куркынычсыз булырга тиеш. Акрынлап аларны үзебезнең югары стандартларга китерергә тырышабыз. Башкортстан торак пунктларының иртәгә ничек булачагы безнең белән сезнең белән активлыгыбызга бәйле».
Тигез асфальт юл, өйгә кергән чиста су, җыйнак, аллы-гөлле чәчәкләргә, яшеллеккә күмелгән урамнар – бу һәр авыл кешесенең дә, барлык җирлек җитәкчеләренең дә теләге.
Бу җәһәттән безнең районда төзелеш мәсьәләләренә, авылларның архитектура күренешен яхшыртуга, торак пунктларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. 2026 елга расланган план нигезендә, районыбызның авыл биләмәләрендә төзекләндерү эшләре актив дәвам итә. Җәй айлары – моның өчен иң уңайлы чор, чөнки табигать уяна, һәм без үз йортларыбыз тирәсен матурлау өчен барлык мөмкинлекләрдән файдалана алабыз.
Хәзерге вакытта район үзәгендә клумбалар булдырыла, чәчәкләр утыртыла. Шулай ук социаль объектларны һәм юлларны ремонтлау эшләре дә тукталып калмый. Әйтик, Исәмәт авылының Киров урамында, Кужбахты авылының Яр буе урамына ком-таш түшәлеп, бу эш акциз акчалары исәбенә сыйфатлы һәм тиз башкарылган. Бу – түләгән салымнарның халыкка гамәлдәге игелекле эшләр булып халыкка хезмәт итүенең ачык мисалы.
Карабаш, Исанбай һәм Аккүз авыл биләмәләрендә Сабантуй мәйданнарында зур әзерлек бара, сәхнәләр яңартыла, урындыклар ремонтлана, чүп-чар җыештырыла. Моның барысы – якынлашып килүче Сабантуй бәйрәме һәр кунак өчен якты, матур һәм уңайлы үтүе хакына башкарыла.
Яңа Аю авылында «Нур» мәчете коймасын алыштыру буенча өмә уздырылган. Иске Биектау авылында исә зират коймасы ремонтланса, Ишкар авыл биләмәсендә контейнер мәйданчыклары буялып, яңа төс алган. Карабаш авыл биләмәсендә иске, җимерек биналар сүтелә, күпер конструкцияләре буяла.
Туган авылыбызның чисталыгы һәм матурлыгы өчен үз көч-гайрәтен һәм вакытын жәлләмәгән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт. Бергәләп без үз йортларыбызны да, урамнарыбызны да ямьлерәк итә алабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.