Маяк
+17 °С
Облачно
җәмгыять
30 Мая , 09:15

«Балкыш»лар басма салды

2026 - Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы уңаеннан Ишкар авылы мәдәният йортында китапханә һәм «Балкыш» фольклор ансамбле белән берлектә бик фәһемле чара булып узды.

«Балкыш»лар басма салды«Балкыш»лар басма салды
«Балкыш»лар басма салды

Клубка Ишкар урта мәктәбе укучылары һәм «Маяк» гәзите каршында эшләп килгән Ринат Хәйри исемендәге «Балкыш» әдәби берләшмәсе язучылары һәм шагыйрьләре чакырылган иде. Бу җанлы очрашу ике «Балкыш»ның һәм килгән кунакларның чыгышлары белән үрелеп барды һәм балалар күңелендә җырга-моңга, телләр өйрәнүгә, әдәбияткә, гомумән, иҗатка кызыксыну уятты, дип әйтсәк, бик дөрес булыр. Чөнки һәрбер җыр, шигырь, хикәядән өзекләр, язучы сүзе җылы кабул ителде, җаннар белән җаннар арасында күзгә күренеп, балкып торган бәйләнеш барлыкка килде дисәк, һич тә артык булмас. Өлкәннәрнең яшь буынга әйтер сүзе, уртаклашыр тәҗрибәсе, әлбәттә, җитәрлек. Ишкарлылар һәм «Балкыш» әдәби берләшмәсе иҗатчылары даирәсендә дуслыкка басма салынды. Шушы басма мәктәп, гаилә һәм җәмәгатьчелек арасын ныгытып, матур нәтиҗәләр китерер, башка кешеләрне дә җәлеп итәр, аллы-гөлле күпергә әйләнер дигән өметтә каласы килә.

Чарада катнашучыларга зур рәхмәтемне белдерәм һәм изге эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телим. 

Рита СОЛТАНОВА. Базытамак авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас