Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 июнь , 07:00

Гаиләләр тату булсын

Республикабызның ЗАГС бүлекләре эшләгән чорда берничә үзгәртеп кору кичерде.

Гаиләләр тату булсынГаиләләр тату булсын
Гаиләләр тату булсын

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика җитәкчелеге эшчәнлегендә гаилә һәм демография темасы аерым урын алып тора.

Башкортстан хакимияте конкрет демографик максат куйды: 2030 елга республикада елына 33,5 мең бала туарга тиеш. Моның өчен «БР территориясендә туучылар санын арттыру» төбәк программасын 2030 елга кадәр озайтачаклар һәм яңа чаралар белән тулыландырачаклар.

“Беренчесе һәм иң мөһиме: без республиканы үстерүне дәвам итәргә тиеш. Аны яшьләр өчен яшисе, гаилә корасы һәм балалар тәрбиялисе килгән төбәк итү мөһим, - дип язды республика башлыгы социаль челтәрләрдә. Ул шулай ук күп балалы гаиләләргә киләчәктә дә ярдәм итәргә һәм аларның статусын күтәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Яшьләргә дә, студент гаиләләргә дә ярдәм кирәк. - Без тиз нәтиҗәләр көтмибез, алда – озакка сузылган системалы зур эш. Тик шулай гына без максатка ирешә алачакбыз, - дип өстәде ул.

2006 елга кадәр ЗАГС бүлеге район хакимияте структурасына, 2006-2010 елларда - РФ Юстиция министрлыгының БР буенча идарәсенә, 2011-2014 елларда - Башкортстан Республикасы ЗАГСидарәсенә, 2014-2014 елларда-БР Юстиция эшләре буенча Дәүләт комитетына караган. Әмма кайбер үзгәрешләргә карамастан, ЗАГС бүлеге эшчәнлеге элеккечә кала. Ул туу, үлем, никах, аерылышу, уллыкка алу, ата булуны билгеләү һәм исемен (атасының исемен, фамилиясен) үзгәртү, кабат документлар бирү, документларга төзәтмәләр кертү кебек Гражданлык хәле актларын теркәүдән гыйбарәт. Бүгенге көндә районыбызның ЗАГС архивында, 1928 елдан башлап, кәгазь һәм электрон чыганакларда 200 меңнән артык акт язмасы (туу, никах, үлем, никахны өзү, аталыкны билгеләү, алмашу һәм уллыкка алу турында) бар.

Ата-аналар үз балаларына төрле, сирәк һәм популяр исемнәр кушалар. Быел иң популяр исемнәр: Әмир, Әнвәр, Әминә, Арина. Ә кайбер яңа туган балаларга Раим, Рамин, Элла, Зәйнәп, Нинель, Леон, Еркол, Анель, Иркә кебек гадәти булмаган һәм сирәк исемнәр бирелгән.

Гражданлык хәле актларын теркәүдән тыш, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре гаиләкыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрә. «В Контакте» социаль челтәрендә «Илеш ЗАГС бүлеге» бергәлеге актив эшли, анда без төрле хокукый һәм гаилә мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр бирәбез.

Безнең эшчәнлектә яңалыклар да бар. Узган елның 1 гыйнварыннан башлап, бала туу ЕПГУда шәхси кабинет аша супер-сервис исеме астында уңайлы функция юлы белән башкарыла. Буата-аналарга гариза бирү өчен безнең бүлеккә шәхсән килергә кирәкми дигәнне аңлата. Алар аны электрон рәвештә җибәрәләр, ә ЗАГС хезмәткәрләре бала тудырган медицина учреждениесе җибәргән электрон медицина таныклыгы нигезендә яңа туган баланың тууын теркиләр.

Бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша документлар алу мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүгә язу актив дәвам итә.Мәсәлән, агымдагы елның 4 аенда безнең бүлеккә гражданнардан килгән гаризаларның 71 е - ЕПГУ аша, 22 се-күпфункцияле үзәк аша, 387 граждан ЗАГСка шәхси кабул итү аша мөрәҗәгать иткән.

Исем үзгәртүне теркәгәндә (1600 сумнан 5000 сумга кадәр), аерылышканда ( 650 сумнан 5000 сумга кадәр), белешмәләр биргәндә (200 сумнан 350сумга кадәр), кабат таныклыклар биргәндә (350 сумнан 500 сумга кадәр), документларга төзәтмәләр һәм үзгәрешләр керткәндә (650 сумнан 700 сумга кадәр) дәүләт пошлинасы күләме артты.

Быелгы демографик вәзгыятькә килгәндә, бүгенге көндә туучылар һәм үлүчеләр саны узган елгы күрсәткечләр белән бер дәрәҗәдә, никахлар саны арту һәм аерылышулар саны кимүе күзәтелә. Туучылар саны-ның кимүе, кызганычка каршы, район үзәк дәваханәсендә бала тудыру бүлеге булмау белән аңлатыла. Бала табу Уфа, Дүртөйле шәһәрләрендәге медицина учреждениеләрендә уза һәм ата-аналарның күпчелегенә балаларының туган җирләрендә тууын теркәү уңайлырак. Димәк, район статистикасына андый туучылар саны эләкми.

Йомгаклап әйткәндә, ЗАГС бүлеге ишекләренә тормышларында яхшы вакыйгалар кичерүче кешеләр ешрак керсен, аларның өйләренә бәла-казалар, авырулар сирәгрәк шакысыннар иде, дип теләр идем. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, бу җирдә яшәгән һәр көнегезне кадерләгез.

Айгөл ХӘБИРОВА, Башкортстан Республикасы Дәүләт комитеты Юстиция эшләре буенча Илеш районы ЗАГС бүлеге начальнигы, 1 класслы дәүләт хезмәте киңәшчесе. 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас