

Ул бары тик тату гаиләләрнең паркларда һәм күмәк чараларда җыела торган көне генә түгел, ә җәмгыятькә һәр баланың яклауга мохтаҗ икәнен җитди искәртү дә. Дөньядагы барлык балаларга бәхетле, сәламәт, әдәпле һәм җаваплы кешеләр булып үсәргә мөмкинлек бирү – безнең бурыч. Чөнки нәкъ менә балачакта кеше характерының нигезе салына, аның киләчәге алдан билгеләнә.
Балачак күпләребез өчен мәңгегә иң бәхетле һәм кайгысыз чор булып кала. Әмма һәркем дә үзенең балачагы турында шатлыклы хатирәләр белән мактана алмый. Балаларны яклау көне безгә, өлкәннәргә, бала күңеленең сафлыгын, ихласлыгын һәм гадилеген искә төшерү өчен уйлап чыгарылган. Сабыйлар безнең мәхәббәткә һәм яклауга мохтаҗ. Үсеп җиткәч, алар үзләренең балачагын ихлас елмаю белән искә алырга тиеш.
Җәй – планетабыздагы барлык балалар өчен иң яраткан вакыт. Бу – күңелле ял, табигатькә сәяхәтләр, елгада коену, күп төрле күңел ачулар һәм маҗаралар, кыскасы, каникуллар чоры.
Балачакның төп бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне – районыбызның мәктәпкәчә учреждениеләрендә шатлыклы һәм матур итеп уза. Барлык педагоглар да бу көнне сабыйлар хәтерендә озакка калсын өчен бәйрәм рухы тудыра, күңелле уеннар, җырлар, биюләр белән аларны сөендерә. Кызлар һәм малайлар янына кунакка әкият геройлары килә, алар яхшы кәеф бүләк итә һәм татлы сюрпризлар белән шатландыра. Бәйрәм асфальтка төсле акбурлар белән рәсем ясау белән дәвам итә. Рәсемнәрдә табигатьне, дусларны, туганнарны һәм якын кешеләрне күрергә була. Алар төрле, ләкин «Бәхетле балачак» дигән уртак тема белән берләштерелгән. Балаларның шат йөзләрен күрү һәм аларның шаулап көлүләрен ишетү бик күңелле.
Балалар – безнең өчен иң кадерле, алар – безнең киләчәгебез һәм яшәү мәгънәбез. Аларның баш өстендәге күк йөзе һәрвакыт тыныч булсын, һәр көн яңа ачышлар, шатлык һәм күңелле көлүләр алып килсен. Балалар сәламәт, кызыксынучан һәм бәхетле булып үссеннәр!
Лиза ӘҺАДУЛЛИНА, Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә эш буенча өлкән методисты.