

Югары Яркәйдә яшәүче, гомерен яшәгән төбәгенә багышлаган, төрле тармакларда намуслы хезмәт куеп, райондашларының ихтирамын казанган Галинур Шәкүр улы Әлимбәков - нәкъ шундыйлардан. Бүген ул күркәм юбилеен – 70 яшен каршылый.
Галинур Шәкүр улы 1956 елның 4 июнендә Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килә. Әнисе Тәслимә, мәктәптә пионервожатый булып эшләгәндә, үз теләге белән фронтка китә һәм Сталинградны саклауда катнаша. Әтисе Шәкүр исә хәрби хезмәттә чакта сугышка алына. Җиңү көнен каршылап, 1946 елда алар гаилә кора. Өч малай, өч кыз үскән гаиләдә Галинур бишенче бала булып дөньяга килә. Кызганычка каршы, сугыш яралары әтисенең гомерен иртә өзә – ул 1960 елда якты дөньядан китә. Гаилә тормыш көтү өчен мөмкинлекләр эзләп, әнисенең туган ягына – Стәрлебаш районы Тәтер-Арслан авылына күченеп кайта.
«Ходайга шөкер, әниебезнең биргән тәрбиясе гомер буе юлдаш булды. Намус, тәртип, хезмәт ярату, сәламәт яшәү рәвеше, кешеләрне хөрмәт итү һәм тормыш иптәшеңнең пар килүе - менә бәхетле тормышның чыганагы. Беренче сукмагымны, кендек каным тамган җирне ташламыйм, ел саен әтиемнең каберен зиярәт кылам, туганнарым белән аралашам. Ул гына да түгел, ата-бабаларымның унбер буынын барлап, горурланып яшим», – ди Галинур Шәкүр улы.
2011 елда район хакимияте Галинур Шәкүр улына зур ышаныч күрсәтеп, мәдәният бүлеге начальнигы вазифасын тапшыра. Бу чорда бүлек эш күрсәткечләре буенча республикада беренче бишлеккә керә. Районнан читтә күпсанлы чыгышлар, Нефтекаманың 50 еллыгы уңаеннан концертта катнашу, «Басу көне – 2013», төбәкара театр фестивалендә беренче урын – болар барысы да нәтиҗәле эшнең дәли-ле. «Мин хакимият башлыгы И.И.Мостафинга бик рәхмәтлем. Мәдәният бүлеге начальнигы булып эшләгән дәвердә ул әлеге өлкәгә игътибарны аеруча арттырды – мәдәният сарае, район һәм балалар китапханәләре, М.Гәрәев музее, клублар капиталь ремонтланды; сәхнә костюмнары, музыкаль аппаратура яңартылды», – дип искә ала Г.Әлимбәков.
Ул 30 елдан артык сайлауларда катнаша, сайлау комиссиясе, соңгы елларда территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора. Кыскасы, 38 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәте, һәр вазифасына җаваплы карашы, кешеләрнең ихтыяҗларын үтәүгә намуслы мөнәсәбәте аңа райондашларның тирән ихтирамын китерде. Нәтиҗәдә, күп тапкырлар район, авыл Советы депутаты итеп сайланды, югары категорияле укытучы, БР мәгариф отличнигы, политолог, запастагы майор дәрәҗәләренә иреште. Ул – РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, БР Мәгариф, Мәдәният министрлыкларының, муниципаль район хакимиятенең күпсанлы, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай, БР Башлыгы Почет грамоталары белән бүләкләнгән шәхес.
Намуслы хезмәт юлы үтеп, туган төбәге өчен изге гамәлләр кылган, районда олы хөрмәт казанган Галинур Шәкүр улын 70 яшьлек юбилее белән ихлас тәбриклибез! Сезгә ныклы сәламәтлек, имин, тыныч тормыш телибез.
Материалны тулырак итеп "Маяк Илеш" гәзитендә укырга була.
Лилия ЙОСЫПОВА.