

Радий Хәбиров креатив индустрияләрнең әһәмиятен болай билгели: “Креатив кешенең эшен без бүген икътисадның мөһим өлеше итеп карыйбыз. Иҗат акча китерә, кешеләрнең тормышын яхшырта һәм республика үсешенә зур йогынты ясый”.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, креатив индустрияләр – ил икътисадының иң динамик үсеш кичерүче секторларының берсе. Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, бу юнәлешне үстергәндә илнең мәдәни күптөрлелеген, тарихи тамырларын һәм милли традицияләрен саклап калу мөһим. Төбәкләрдә инфраструктураны үстерү, перспективалы проектлар өчен шартлар булдыру – креатив икътисад өчен төп факторларның берсе.
Илкүләм векторга җавап итеп, Башкортстан креатив индустрияләрне үстерүне стратегик бурыч дип кабул итте. Бүген республика – әлеге өлкәдә Русиядәге иң алдынгы төбәкләрнең берсе.
Матур табигать кочагында урнашкан Кызыл Көч авылындагы “КраснаДача”ял базасы һәркемгә таныш. Ямьле урман эчендә урнашкан ташландык авылдагы җирләрне сатып алып, Алиса һәм Ринат Гәрәевлар биредә су буенда кызыну, балык тоту, көймә-сапбордта йөзү, саф һава сулау, заманча комфортлы йортларда урнашу, гомумән, тыныч мохиттә гаилә белән ял итү өчен бар шартлар тудырган.
Күптән түгел биредә «Иске дача» этнокреативкиңлеген ачу тантанасы узды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары Тимур Зарипов, Кадер авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Айдар Галимов, Кызыл Көч авылында туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүчеләр, Кадер авыл халкы катнашты.
«Иске дача» - совет чоры дачаларының көнкүрешен күрсәтә торган экспонатлар тупланган уникаль объект. Андагы кирәк-яраклар - элек авыл кешеләре кулланган әйберләр, һәм йорт үзе максималь дөреслек белән тергезелгән. Эчтәге атмосфера безгә совет чорындагы, гомумән Русиядәге ял традицияләренә кайтара, «авылда, әбинең дачасында» җәйне үткәрү гадәтен күрсәтә.
-Безнең проектларның фәлсәфәсе гади – кунакларга шатлык өләшү. Без бирегә килүчеләргә тыныч атмосфераны тоярга, дөнья мәшәкатьләреннән арынып ял итәргә мөмкинлек бирергә тырышабыз. Буйорт үткән елларны, гөрләп торган Кызыл Көчнеңбер өлеше ул. Без диварларны гына түгел, урынның рухын да саклап калдык — савыт-саба, эш кораллары, фотосурәтләр, элеккеге яшәүчеләрнең сөйләүләре аша. Шулай ук музейда барысы да пыяла артында һәм «куллар белән тимәскә»дигән язу була. Монда барысына да кагылырга, иске һөнәрләр буенча мастер-классларда катнашырга һәм процессның бер өлеше булырга мөмкин.Икенче төрле әйткәндә, без аңа заманча сулыш бирәбез. Киләчәктә төрле чигү, туку, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар, әдәби-музыкаль кичәләр уздыруны планлаштырабыз,– ди Алиса Ринат кызы.
Кызыл тасма киселгәч, тантанада катнашучылар эчкә үтте. Алиса Ринат кызы аларга беренче экскурсияне оештырды, экспонатлар белән таныштырды.
Креатив индустрияләр – ул сәнгать кенә түгел. Ул – тарихтан алынган образны заманча формада кулланып, кешеләргә яңа тәҗрибә бирү. Илештә ял һәм күңел ачу өлкәсендәге үсеш районга эмоциональ капитал өсти. Ә эмоция – бүгенге икътисадның иң кыйммәт ресурсларының берсе. Бу өлкәдә республиканың стратегиясе эзлекле: иҗатны күтәрү һәм дәртләндерү, районнарны җанландыру, бизнес өчен мөмкинлекләр булдыру – болар һәрвакыт игътибар үзәгендә.
Тимур ЗАРИПОВ, муниципаль район хакимияте башлыгының инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары:
-Безнең район эчке һәм тышкы туризмны үстерү өчен уңайлы табигать шартларында урнашкан, һәм районда бу өлкәне үзләштерергә теләүчеләрнең күбәюе куанычлы. Әлегә башка районнар креатив индустрияне ничек үстерергә икән дип уйлый, менә бездә эшкуарлар беренче пространствоны эшләтеп җибәрде инде. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын.
Лира ГӘРӘЕВА.
Роберт КӘбИРОВ фотолары.