

Югары Яркәй авылында яшәгән Габделхаковлар - үрнәкле гаиләләрнең өлгесе. Галия Мосавир кызы һәм Рафаил Әхвәс улы күренекле табиб-педиатрлар гына түгел, тугры ир һәм хатын, кайгыртучан ата-ана. Кешелекле, ачык күңелле, ярдәмче, булдыклы булулары белән күршеләре һәм авылдашлары арасында ихтирамга лаек. Тырышлык һәм камиллек белән алга максатлар куеп аңа ирешү юлларын бергәләп эзләгән берберсенә тугры тормыш юлдашлары алар.
Гаилә башлыгы Балтач районының Штәнде авылында Фәйхүнә Таһир кызы һәм Әхвәс Габделхак улы Габделхаковлар - укытучылар гаиләсендә туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина университетында югары белем алуын дәвам итә.
Галия Мосавир кызы Калтасы районы үзәгендә Миңсылу Миңнебай кызы һәм Мосавир Закир улы гаиләсендә тәрбияләнгән. Әтисе хәрби хезмәткәр булу сәбәпле, аңа урта мәктәптә уку елларын җиде урында сынап карарга туры килә. Югары Яркәйдә өч ел укыса, урта мәктәпне Дүртөйле шәһәрендә тәмамлап, уку теләге үзе сайлаган һөнәре буенча Башкорт дәүләт медицина университетының балалар педиатрия факультетына алып килә. Төпле белем алырга тырышып уку белән беррәттән, яшьләрне дәртле студент кичәләре таныштыра. Дүртенче курсны тәмамлаганда инде яшь гаилә учагы икәүне җылыта.
Кулына диплом алган белгечләр юнәлеш буенча Стәрлетамак шәһәренә эшкә җибәрелә. Анда өч ел хезмәт тәҗрибәсе туплаган табиблар гаиләсен Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән Илеш районына эшкә чакыралар.
Балалар табибы булу түземлек һәм сабырлык таләп итә. Сөйләшә дә белмәгән пациент белән уртак тел табарга, дөрес дәваларга да кирәк. Рафаил Әхвәс улы һәм Галия Мосавир кызының тырыш хезмәте, белемлелеге районыбызның күп балаларына сәламәт булып калырга ярдәм итте. Аларны үз эшләрен оста һәм төгәл башкаручы табиб итеп кенә түгел, ә кече пациентларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм итү өчен тырышып эшләгән чын һөнәр ияләре итеп хәтерлиләр авылдашлары. Ата-аналарының профессиональ һөнәрләрен дәвам итүче балалар үстергән, илебезгә ышанычлы алмаш буын тәрбияләгән үрнәкле гаилә, чыннан, хөрмәткә лаек кешеләр.
Гөлсем ХАФИЗОВА. Югары Яркәй авылы.
Материалны тулырак "Маяк Илеш" гәзитенендә укырга була.