

Буралыда, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек-электән мәчет булган. Ул 1907 елда салынып, анда укытучы булып Карабаш авылыннан Габделбәдше дигән кеше килә. Ул «Әлепби»не укыта. 1915 елларда Мансуров, 1919 елдан вафатына кадәр Камалетдин мулла укытучы булып эшли. 1931елларда мәчетнең манарасы киселә һәм бинада балаларга әлпи хәрефләре өйрәтелә башлый. Аннары Аткул авылыннан Камалов фамилияле бер кеше килеп 1935 - 1936 елларда мәктәп салдыра (хәзерге Марат Мортазин яшәгән урын, иске клуб янында).
Яңа төзелгән “Хәмзә” мәчете авылның иң матур, нәкъ уртасында урнашкан. Җыйнак кына итеп салынган бик матур бина ерактан ук балкып, авылга ямь биреп тора.
Авыл халкына, читтә яшәүчеләргә рәхмәтебез чиксез зур. Безнең бит иганәчеләребез юк. Мәчет тулысынча Рәшит Сөләймәнов инициативасы белән аның һәм халыктан җыелган акчага төзелде.
2023 елның июль ахырында тантаналы шартларда, авыл халкының бердәмлеге белән мәчетебезгә нигез салына башлады. Аллаһ йортына нигез салу - авылда яшәгән, чит якларда яшәүче игелекле авылдашларыбыз күрсәткән финанс ярдәмендә башланып китте. Берәүләр - акчалата, икенчеләре төзелеш кирәк - яраклары белән ярдәм күрсәтте.
Мәчет төзелешенә беренчеләрдән булып авылыбызда гына түгел, районда хөрмәт һәм ихтирам казанган, үзенең намуслы тырыш хезмәте өчен Ленин орденына лаек булган 84 яшьлек хезмәт ветераны Зарема Газизова 100 мең сум акча тапшырды.
Уфа шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Зыя Шәйдуллинның мәчет төзелешенә күрсәткән ярдәмен зур хөрмәт-ихтирам һәм рәхмәт белән билгелисе килә. Төзелеш эшләре башлану белән финанс ярдәме зур булды. Улының хәрби операциядә югалту, мәрхүм булу кайгысын кичерсә дә, һәрвакыт ярдәм итеп торды. Мәчет территориясе әйләндереп алынды - бик матур койманы да, ихатадага беседканы да Зыя үзе эшләтеп кайтарды. Бертуган Шәйдуллиннар - Рәис - 41450сум, Мөдәрис – 9 мең сум, Зыя – 135 мең сум, Ринат – 14 мең сум күләмндә гаиләләре белән берлектә, гомумән, 199450 сум акча мәчет төзелешенә тапшырды.
Шулай ук Уфа шәһәрендә яшәүче Марат Сафин (Әнүзә һәм Галиәкрам Басыйровларның оныгы, Рузалия Сафина улы) мәчет төзелешенә - 100 мең сум акча күчерде.
Тәтешле районында яшәүче авылдаМәчетнең стенасын районыбызда киң билгеле алтын куллы оста – Азамат Нуртдинов һәм аның ярдәмчеләре Рөстәм Гобәев һәм авылдашыбыз Идрис Камалов күтәрде. Түбә ябу, манарага ярым ай кую, идән - түшәм җәю, бүмәләр бүлү, ишекләр кую һәм башка төзү эшләрен тәҗрибәле, оста төзүче Марат Нургалиев җитәкчелегендә аның улы Илнар, Зөлфәт һәм Динар Даяновлар башкарды. Бинаның эчке эшләрен башкаруда Югары Яркәйдә яшәүче Марат Илүс улы бригадасы мәчет бинасының эчен штукатурласа, Тимур Мирзаһитов асылмалы түшәм куюда үз өлешен кертте. Авылдашыбыз Зөфәр Сафин якыннан торып төзелеш эшләренә юнәлеш биреп торды, шулай ук идәнгә күтәрмәгә плитәләр җәйде.шыбыз Назыйм Камалетдинов ярдәме бихисап булды. Авылыбызны яшелләндерү, төзекләндерү өчен берничә ел рәттән агач үсентеләре кайтарды ул. Алар клуб бакчасында һәм су башнясы янындагы аллеяда матур итеп үсеп килә. Мәчет төзелә башлану белән Назыйм Нәгыйм улы 50 мең сум акча күчерде.
Иң зур ярдәм күрсәткән иганәчебез Казан шәһәренә яшәүче “Аманат Авто” җәмгыятенең генеральный директоры Адель Хәйретдиновка зур хөрмәт һәм ихтирам белән авыл халкының рәхмәтен җиткерәбез. Аның өлеше 1 млн. 308 мең сум акча тәшкил итте.
Авылдашларыбыз гына түгел, тирә -як авылларда, шәһәрләрдә яшәүче дин кардәшләребез дә үз өлешләрен кертергә ашыкты. Уфа шәһәрендә яшәүче, Түбән Череккүл мәчетен төзүче Венера Шафыйкова акчалата да ярдәм күрсәтте, мәчет манарасындагы ярым айны 90 мең сумга эшләтеп кайтарды. Пермь шәһәрендә яшәүче Рим Галимҗанов өч ел буе ай саен үзенең пенсиясеннән 1 мең сумны мәчет төзелешенә күчереп барды. Шулай ук Казахстан Республикасы Караганда шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Фәвәдит Хәдимуллин, Чиләбедән Мәрьям Шәйхетдинова, Дүртөйледән Фидарис Садыйков, Шамил Мортазин, шәхси эшкуар Рәфит Исламов, җырчы Рөстәм Шакиров, Түбән Череккүл авылында яшәүче Рәшит һәм Сәрия, уллары Рәзил һәм Рүзил Шакировлар һәм башка бик күпләр акчалата һәм төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтте. Аларның һәммәсенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Мәчет төзелеше барышында ел дәвамында барган дини бәйрәмнәрдән, Коръән ашларыннан, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату, искә алу мәҗлесләреннән кергән хәер - сәдакалар да мәчет төзелеше өчен җыйналып, төзелеш эшләрендә кулланылды.
Авыл мәчетен төзү эшләре барышында 2023 елда - 475 мең, 2024 - 345770 сум, 2025 - 504610 сум, 2026 елда -64 мең сум акча җыйналып, барлыгы 1 389 380 сум тәшкил итте. Ә инде төзелеш материаллары, мебель, эшчеләргә хезмәт хакытүләүгә барлыгы 3 442 472 сум акча тотылды.
Мәчетнең стенасын районыбызда киң билгеле алтын куллы оста – Азамат Нуртдинов һәм аның ярдәмчеләре Рөстәм Гобәев һәм авылдашыбыз Идрис Камалов күтәрде. Түбә ябу, манарага ярым ай кую, идән - түшәм җәю, бүмәләр бүлү, ишекләр кую һәм башка төзү эшләрен тәҗрибәле, оста төзүче Марат Нургалиев җитәкчелегендә аның улы Илнар, Зөлфәт һәм Динар Даяновлар башкарды.
Бинаның эчке эшләрен башкаруда Югары Яркәйдә яшәүче Марат Илүс улы бригадасы мәчет бинасының эчен штукатурласа, Тимур Мирзаһитов асылмалы түшәм куюда үз өлешен кертте. Авылдашыбыз Зөфәр Сафин якыннан торып төзелеш эшләренә юнәлеш биреп торды, шулай ук идәнгә күтәрмәгә плитәләр җәйде.
Мәчетне төзү эшләре барышында бик күп авылдашларыбыз ярдәм итеп төзелеш эшләрендә катнашты. Авылдашларыбыз Флүр Гомәров, Фәдис Фәттахов, Рәис Шәйдуллин, Мөдәрис Шәйдуллин, Илдар Миңнебаев, Ринат Шәйдуллин, Илфат Сәфиуллин, Әнәс Әхмәтов, Зальберт Әхмәдуллинга, безнең авылыбыз халкын зурлап килгәне өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, шатлыклы вакыйгалар - мәчетебезгә нигез салу, түбәсенә ярым ай урынлаштыру чараларында катнашып, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән, тантананы Корьәннән аятьләр укып баеткан, Илеш һәм Бакалы районнарының имам ахуны Рөстәм Абушахмин хәзрәткә һәм башкаларга олы ихтирам һәм хөрмәт белән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Авылыбыз бик зур түгел. 94 хуҗалыкта барлыгы 216 кеше яши. Шуларның бер өлеше генә йөрсә дә, мәчет юлына үлән үсмәячәк.
Әйе, мәчет – авылның йөрәге. Ул кешеләрне берләштерә, авыр вакытларда көч бирә, шатлыклы көннәрне дә, кайгылы мизгелләрне дә уртаклашу урыны була. Буралы авылында төзелгән бу гыйбадәт йорты киләчәк буыннарга да хезмәт итәр, иманлы тормышка өндәүче рухи мәркәз булыр, дип ышанабыз.
Фәния МУЛЛАӘХМӘТОВА. Буралы авылы.