Маяк
+14 °С
Облачно
җәмгыять
7 Июня , 06:00

Туган тел сагында торучылар очрашты

Башкортстан Республикасын мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы белән бергә районда республика семинары үтте.

Туган тел сагында торучылар очраштыТуган тел сагында торучылар очрашты
Туган тел сагында торучылар очрашты

“Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбият дәресләрендә тел һәм сөйләм компетенциясен формалаштыруда заманча алымнар һәм технологияләр» дип исемләнгән методик семинарда төрле районнардан килгән туган тел буенча методистлар, район һәм шәһәр методик берләшмә җитәкчеләре, башкорт һәм башка туган тел укытучылары катнашты.

Семинар Югары Яркәйдәге беренче гимназия базасында башланып китте. Кунаклар Башкортстан Башлыгы грантына җиһазландырылган бүлмә-лаборатория белән танышты. Әлбәттә, семинарда катнашучылар кабинеттагы бай материал белән генә танышып калмадылар, ә студент елларына да әйләнеп кайттылар. Чөнки кунаклар арасында С.Поварисовның укучылары бар иде, хәтта, бергә эшләгән хезмәттәшләре дә килде. АларБашкортстанның халык язучысын җылы хатирәләр белән искә алды. Күпләр Р.Миңнуллинның бай, матур шигъриятле теленә соклануын яшермәде, Ә.Баянның иҗаты белән кызыксындылар. Кабинет мөдире С.Исламгалиева кунакларның сорауларына җавап бирде, әдипләрнең шәхси әйберләре белән дә таныштырды.

Арытаба семинар якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улыГәрәевның музеенда дәвам итте. Семинарда катнашучыларны социаль мәсьәләләр буенча хакимият башлыгы урынбасары эшен башкаручы В.Нурыев, мәгариф идарәсе начальнигы Г.Кашапова сәламләде. Ә балалалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән укучыларның чыгышы тарихка әйләнеп кайтырга мәҗбүр итте. Чөнки алар үз чыгышларында кызыл галстуклы пионер оешмасының хәрәкәтен сурәтләгән композиция тәкъдим итте. Семинарда катнашучылар укучыларга да, сәхнәләштергән укытучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, истәлеккә фотога төштеләр. Әлбәттә, Муса Гәрәев музеендагы бай, эчтәлекле материал беркемне дә битараф калдырмады.

Пленар өлеш Бишкурай урта мәктәбендә үтте. Онлайн-формат мәгариф министрлыгының милли белем бирү бүлеге начальнигы Р.Сәфиуллина, МҮИ башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы мөдире эшен вакытлыча башкаручы Л.Киреева сәламләүләре белән башланып китте.

Семинар тәҗрибә уртаклашу, туган телләрне һәм әдәбиятне укытуда яңа нәтиҗәле алымнар эзләү өчен кыйммәтле мәйданчык булып торды, чөнки биредә яктыртылган темалар төрле юнәлешкә кагылды.

Башкортстан Республикасы Мәгарифны үстерү институты башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты З.Шәйхисламова укучыларны төбәк башкорт теле һәм әдәбияты олимпиадасына әзерләү методикасы белән уртаклашты.

Уфа тимер юл транспорты техникумының немец теле укытучысы А.Ногыманова укучыларны патриотик рухта үстерү турында Муса Гәрәевнең тормыш юлы мисалында сөйләде. Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы И.Ахунова укучыларны төрле дәрәҗәдәге предмет олимпиадаларына әзерләү үзенчәлекләрен яктыртты.

Тәтешле районы туган тел һәм әдәбият укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Э.Муллаярова лицей телевидениесының укучыларда туган телгә сөю, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм ватанчылык тәрбияләүдәге ролен тәкъдим итте. Уфа районы Миловка авылы «Гармония» мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы З.Ишкилдина ана теле һәм әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү темасына кагылды. Уфа районы Миловка авылы «Гармония» мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Хәбибуллина башкорт теле дәресләрендә уен алымнары ярдәмендә туган телгә һәм әдәбиятка сөю үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Кырмыскалы районы Еремкин урта мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Павлова чуаш әдәбияты дәресләрендә «Блум кубигын» инновацион алым буларак куллану тәҗрибәсе белән бүлеште. Дүртөйле шәһәренең Н.Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Камалова башкорт теле һәм әдәбияты дәрестәрендә укучыларның лингвистик һәм коммуникатив компетенцияләрен үстерү турында сөйләде, шулай ук башкорт теле буенча имтиханнарга әзерләнү өчен электрон тренажер тәкъдим итте. Башкортстан Республикасы мәгарифны үстерү институты башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасының өлкән укытучысы Р.Сөләйманов туган телләр һәм әдәбият укытучыларының мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәләрен йомгаклады.

Семинарны М. Акмулла исемендәге БДПУның төрки һәм көнчыгыш филологиясе кафедрасы һәм Башкортстан мәгариф үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы доценты Р. Солтакаева алып барды.

Пленар өлештәге һәр чыгыштан семинарда катнашучылар үзләре өчен бик күп кирәкле материал, файдалы мәгълүмат алгандыр, дип ышанабыз. Чөнки чыгыш ясаучылар җентекле әзерләнгән, үз эш тәҗрибәсендә кулланган алымнар белән уртаклашты. Семинарда алган белем арытаба туган телләрне укытуның сыйфатын тагын да югарырак күтәрергә ярдәм итәр.

Арытаба семинар Муса Гәрәевнең Ташчишмә авылындагы музеенда дәвам итте. Музейда Бишкурай мәктәбе башкорт теле укытучысы Р.Хәдимуллина Герой тормышында булган фәһемле очрашулар, истәлекле вакыйгалар турында сөйләде, музейда тупланган материаллар белән таныштырды.

Илеш җирендә үткән республика семинары эзсез калмас, ә һәркемнең күңелендә озак вакытлар җылы хатирәләр саклар. Балаларга туган телне укытуда, тарихыбызга, туган илебезгә, телебезгә хөрмәт тәрбияләүдә ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас