Маяк
+15 °С
Облачно
җәмгыять
8 Июня , 09:10

«Гаилә» хезмәте - авыр хәлдә калганнар өчен терәк

Халыкта: «Кош канаты белән, кеше дуслар ярдәме белән көчле» - диләр. Гаилә хезмәте эшенең төп принцибы шунда — кыенлыкта калган кешеләр янында булу. Без авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә ярдәм итәбез һәм теләсә нинди киртәләрне җиңәргә мөмкинлек бирәбез.

«Гаилә» хезмәте - авыр хәлдә калганнар өчен терәк«Гаилә» хезмәте - авыр хәлдә калганнар өчен терәк
«Гаилә» хезмәте - авыр хәлдә калганнар өчен терәк

Рәсми тел белән әйткәндә, безнең эшчәнлекнең төп максаты-дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру. Без гаилә, җаваплы ата-аналар институтын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итәбез, шулай ук социаль хезмәткә мохтаҗ дип танылган гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтәбез.

Безнең бурыч - гаиләгә ярдәм итү һәм аңа тормыш авырлыкларын җиңәргә булышу. Һәр баланың яхшы ныклы гаиләсе булырга тиешлеген аңлыйбыз һәм балаларның дәүләт учреждениеләренә эләгүен һәм ата-аналарның ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүен булдырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.

Ел башыннан 965 кеше хезмәтләндерелеп, аларга 1155 төрле социаль хезмәт күрсәтелде. Хезмәт белгечләре гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгели. Кергән мөрәҗәгатьләр ведомствоара эш төркеме утырышларында карала, анда кирәкле ярдәм чаралары турында карарлар кабул ителә. Без гаиләләргә эшкә урнашуда, дәүләт пособиеләрен рәсмиләштерүдә, документларны торгызуда һәм юридик ярдәм алуда булышабыз.

Матди - әйберләр ярдәме күрсәтү өчен «әйберләр банкы» оештырылды, ул хәйриячеләр һәм битараф булмаган район халкы тырышлыгы белән тулылана. Ел башыннан 164 кеше кием-салым һәм аяк киеме рәвешендә ярдәм алды. Без шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» кебек социаль акцияләр үткәрәбез. Узган ел җыелган канцелярия кирәк-яраклары һәм мәктәп формасы ярдәмендә 132 гаиләдән 243 балага, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 62 балага мәктәпкә әзерләнергә ярдәм иттек.

Гаилә ял көннәрен һәм «Очрашу урыны» клубы очрашуларын оештыру безнең эшнең мөһим өлеше булып тора, анда гаиләләр иҗади мастер-классларда катнаша һәм белгечләрдән консультацияләр ала. Шулай ук «Канатлы әсәләр» махсус хәрби операциясендә катнашучыларның әниләре һәм тормыш иптәшләре өчен клуб ачтык, бу безнең эштә яңа юнәлеш булды.

Гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү - эшчәнлегебезнең тагын бер мөһим юнәлеше. Психолог индивидуаль һәм төркемле дәресләр, консультацияләр һәмдиагностика үткәрә. Логопед хезмәте барлыкка килү белән безнең хезмәттә балаларга ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, һәм хәзерге вакытта шәхси дәресләргә 17 бала йөри.

Махсус хәрби операция башлану белән без мобилизацияләнгән һәм хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә аерым игътибар бирәбез. Аларга консультатив, психологик һәм башка социаль ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә әлеге категориядәге 22 гаилә - социаль хезмәттә. Ел башыннан барлыгы 109 гаилә хезмәттә булып, шуларның 26сы быел озатуга алынган. Социаль куркыныч хәлдә дип танылган 30 гаилә белән индивидуаль профилактик эш алып барыла.

Социаль контракт ярдәм итү формаларының берсе булып тора. Адреслы социаль ярдәм программасының яңа юнәлешләре нәтиҗәсендә биш гаилә беренчел кирәк – ярак товарларын сатып алырга, ә 33 гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 200 мең сумлык социаль контракт төзергә мөмкинлек алды.

«Бишенче почмак» яшүсмерләр пространствосы уңышлы эшләвен дәвам итә, анда даими рәвештә иҗади мастеркласслар, психологик тренинглар һәм фикер алышу белән кино караулар үткәрелә.

Безнең барлык чараларыбыз гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

Бу социаль хезмәткәр көнендә без бу мөһим эшне башкаручыларга рәхмәт белдерәбез һәм кешелеклелек һәм гаделлек идеалларына хезмәт итүебезне дәвам итәбез.

Татьяна ВАСИЛЬЕВА, «Гаилә» хезмәте җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас