

Алар кешенең нерв системасына төрлечә тәэсир итә, химик составлары да төрлечә - организмны нинди халәткә китерәсен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. «Күп очракта наркотиклар белән мавыгу бер генә мәртәбә тартып яки кадап карыйм да, яңадан кулланмыйм, дигән уйлардан башлана. Үсмерләрнең аңы гадәттә шулай уйлый. Аннары бер генә тапкыр татып карау җитди бәйлелеккә әйләнә.
Кеше шәхес булудан туктый, битарафлана, аның турында ни уйлыйлар, кая таба бара, тормышында ниләр бар - аның өчен боларның берсе дә мөһим булмый. Бары бер генә уй - доза табу гына борчый аны. Аннары инде төрле психик авырулар, галлюцинация, саташу башлана, ишетү, күрү сәләтләре бозыла.
Нәкъ менә спайсның аеруча куркыныч нәтиҗәләргә китерүен билгеләп үтелә. Героинда утырган наркоманнар алар үз нормаларын белә, ә менә спайска нинди химик матдәләр кушалар, яңа партиянең составы нинди - китерүче кеше аны үзе дә белми. Нәтиҗәдә, организмга күтәрмәслек доза керә һәм кулланучы агуланып больницага яки психоз белән наркодиспансерга эләгә. Мисалга, артык күп доза кертү аркасында укучы коса башлый, ләкин косыгын чыгарып бетерә алмый, кире йота, масса шулай итеп үсмернең үпкәсенә эләгә. Ә косыкта төкерек кислотасы бар, егетнең үпкәсе бактерияләр белән зарарлана. Табиблар үсмерне комадан чыгара, ләкин гомерне саклап калу мөмкин булмый. Берничә көннән егет җан бирә.
Элеккеге наркоманнар булмый
Баласы мондый фаҗигагә тарымасын өчен ата-анага нишләргә соң?
Бәхетсезлектән котылып кала алмагансың икән - үзеңне ничек тотарга, беренче эш итеп кемгә мөрәҗәгать итәргә? Балаңны сакларга теләсәң, аны игътибар үзәгеннән читкә җибәрмәскә куша белгечләр. Шикле уйларга этәрердәй вакытын калдырмаска, төрле шөгыльләргә җәлеп итәргә һәм, иң мөһиме, бала белән сөйләшергә, үз-үзенә бикләндермәскә киңәш итәләр. Наркоманнар тәртипсез тормыш рәвеше алып барган гаиләләрдән чыга дисәк тә, яхшы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның да кыек юлга басучылары адым саен. Наркотик матдәләр бит очсыз түгел, аны татып карарга гына бушка бирәләр.
Баласының наркотик матдәләр куллануыннан шикләнсәләр, әти-әниләр аларны наркология диспансерына диагностикага алып бара ала. Анда бу процедураны аноним рәвештә дә узарга мөмкин. Әлбәттә, тикшеренү түләүле, очсыз да түгел. Шунысы мөһим: баланы үз белдегең белән дәваларга, үтәр әле дип уйларга ярамый, мәҗбүри рәвештә табибка күренү кирәк. Тагын бер хакыйкатьне истән чыгармаска куша табиблар: наркомания чире бервакытта да тулысынча дәваланмый, аның тарихта булганы юк. 5, 10 ел туктап торучылар бар, ләкин уңайлы очрак булуга алар кабат шул юлга басалар. «Элеккеге наркоманнар булмый» дигән гыйбарә юктан гына барлыкка килмәгән.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” үзәгенең социаль психологы.