

Район үзәгендә ул 12 июньдә үтәчәк.
Программасы түбәндәгечә:
09.00 сәг. - бәләкәй сәхнәдә балалар сабантуе — уеннар һәм иң кечкенәләр өчен күңел ачу;
10.15 сәг. - Сабантуй башлануы, зур театральләштерелгән тамаша;
10.45 сәг. - алдынгылар һәм техника парады - кыр геройларын хөрмәтләү;
11.00 сәг. - спорт һәм милли уеннар һәм ярышлар;
11.00 сәг. - бәйрәм концерты - музыкаль номерлар һәм биюләр;
11.15 сәг. - авиашоу;
12.15 сәг. - Габдулла Тукай ис. татар дәүләт филармониясе концерты;
13.00 сәг. - Айбулат Гыйләҗетдинов концерты;
15.00 сәг. - ат спорты ярышлары.
Авыл Сабантуйлары шул ук көнне Теләкәйдә, Базытамакта, Буралыда – 20.00 сәг., Татар Мәнәвезендә - 19.30 сәг., Сәеткул, Иштирәк, Йонны авылларында 19.00 сәг., калганнарында график нигезендә 13 июньдә үтәчәк.
11 июнь – кичке Сабантуй, анда танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпова, музыкант Максим Куприянов, якташыбыз, җырчы Дамира Сәетова, композитор Айрат Нәбиев һ.б. чыгыш ясаячак.
Оештыру комитеты.
Фото: https://vk.com/wall-186666766_17097
0+