

Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Русиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле.
Русия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Аны үзенең уртак йорты дип санаучы халыкларның күптөрлелеге, милли мәдәниятләр гармониясе һәм үзара уңайлы йогынтысы, тарихи традицияләргә тугрылык, гаҗәеп бай рухи һәм интеллектуаль куәт, җаваплылыкны үзеңә алган килеш, ирекле фикерләү һәм иҗат итү сәләте - алга таба тотрыклы һәм тайпылышсыз баруның чын нигезе.
Республикабыз, районыбыз Русия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә ныклы рәвештә үсеш юлыннан бара. Безнең казанышлар - рухи бергәлек хисләре һәм Ватан язмышы өчен тарихи җаваплылык тою, аны тагын да заманчарак һәм куәтлерәк итәргә омтылу хисе белән берләшкән миллионлаган башкортстанлының фидакарь һәм тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе.
Райондашлар! Барыгызга да тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле киләчәк телим.
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.