Маяк
+23 °С
Дождь
җәмгыять
12 Июня , 08:30

Интернеттагы мошенниклар: корбанга кайда мөрәҗәгать итәргә, ничек сакланырга?

Интернет челтәрләрендә җинаятьчеләр тозагына эләгү һәм акча югалту мөмкинлеге зур. Интернет мошенникларның нинди схемалар куллануын, аларны ничек танып белергә һәм үз-үзеңне якларга соң?

Интернеттагы мошенниклар: корбанга кайда мөрәҗәгать итәргә, ничек сакланырга?Интернеттагы мошенниклар: корбанга кайда мөрәҗәгать итәргә, ничек сакланырга?
Интернеттагы мошенниклар: корбанга кайда мөрәҗәгать итәргә, ничек сакланырга?

Интернетта мошенникларның төп билгеләре: аларның тәкъдимнәре артык кызыктыргыч булып тоела - зур файда яки бүләкләр вәгъдә итәләр; сездән комиссия, салым түләүне яки хезмәт яки товар алу өчен алдан түләүне таләп итәләр; әңгәмәдәш ашыктыра, тиз карар кабул итәргә этәрә; сездән таныш булмаган сылтамалар буенча күчүегезне сорыйлар; хәбәрләрдә даими рәвештә орфографик һәм грамматик хаталар очрый; әңгәмәдәш элемтәдә бары тик мессенджерлар аша сөйләшә һәм корпоратив почтадан рәсми язышудан кача; сезгә мәсьәләне легаль булмаган рәвештә, акча ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим итәләр.

Мәсәлән, сез законны бозгансыз, штрафны түләмәдегез, дип куркыталар, әмма бүләк өчен әңгәмәдәш сезгә «эшне яшерергә» ярдәм итә алуын әйтә; сездән шәхси мәгълүматларны — логиннар, парольләр, PIN-кодлар, паспорт мәгълүматлары яки банк карталары мәгълүматларын тәкъдим итүегезне сорыйлар; сез катнашмаган конкурста, лотереяда көтелмәгән отыштурында хәбәр итәләр; әңгәмәне сезнең якыннарыгызның берәрсе бәлагә эләккән, дигән хәбәрдән башлый.

Иң популяр мошенниклык схемалары интернет-сатып алучыларга һәм банк клиентларына юнәлдерелгән. Бу ялганшаяртулар, ялган инвестиция проектлары, рәсми ресурслар һәм файдалы программалар дизайнын тулысынча күчерә торган ялган сайтлар һәм кушымталар булырга мөмкин. Җинаятьчеләрнең максаты кулланучыларның акчаларын урлау да, аларның банк карталары мәгълүматларын, банк аккаунтларыннан хисап язмаларын урлау да булырга мөмкин.

Рөстәм ӘХМӘТОВ, район эчке эшләр бүлеге җинаятьләрне эзләү бүлегенең өлкән уполномоченные, полиция майоры.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас