

Башлангыч белемне үзенең туган авылында алып, арытаба укуын Кадер мәктәбендә дәвам итә. Картәтисе Гәрәй Хуҗин, чын коммунист, шушы авылны төзүдә башлап йөрүче булган. Ерак бабасы Закир Шәрипов исә укымышлы мулла була. Шушы ике гаилә катнашып, тату, матур гомер итәләр.
1979 елны гаиләләре белән Кадер авылына күченеп, шунда яши башлыйлар алар.
- Авылның матурлыгы, печән чапкан вакытлар, җиләк җыюлар матур төш булып исемә төшә. Табигатьне күзәтергә, һәрбер күренешләрне озак итеп карап торырга ярата идем, - дип искә ала балачак, үсмер елларын Зәлифә. - Кадер дә туган авылым кебек кадерле, кайтып керер кешеләребез бар.
Зәлифә Маик кызы хезмәт юлын башкалабыз Уфада заводта лаборант буларак башлый. Анда үзенең гомерлек юлдашын очратып, кавышалар. Үрмәт авылы егете Дилшат Мират улы белән кулга - кул тотынышып, матур гомер юлы үтәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Тормыш син дигәнчә генә бармый... Көтмәгәндә гаиләләренә сынау килә. Олы кызлары Алина авырый башлый. Ул ун ел инвалид группасында тора. Зур сабырлыклар, үзенең догалары, табиблар, шәфкать туташлары ярдәме белән Алина савыга.
- Төрле кеше дингә төрлечә килә. Минем дингә килүем авырлыклар аша булды. Кызымны терелтү юлында, иманга килүем, укылган догаларымның чынга ашуы авырлыкларны җиңәргә булышты, - дип сөйләде Зәлифә Маик кызы.
Иман ул - тәрбиялелек, әхлаклылык билгесе, күңел тынычлыгы чарасы, өмете икәнлеген бик күп тормыш юлындагы мисаллары белән дәлилләде.
Бөек Тукаебыз да: «Милләтне яшәтү, үстерү өчен аның берләшүе кирәк. Ә берләштерү юлларының иң изгесе - ул Иман», - дигән.
Зәлифә Маик кызы Русия Ислам университетында 6 ел укып, төпле белем ала, аны кешеләргә таратасы килеп, гарәп теле укыта, дин белеме бирә башлый. Онлайн укыту җиңел кебек тоелса да, кешеләрне өйрәтү өчен башта үзең бик күп белү кирәк бит. Күп укый, белемен камилләштерә барып, төркем туплап, алга этәреш, үзенә җәлеп итә белүе белән укытуын дәвам итә. Ихлас күңелдән үзенең шәкертләрен сабыр гына төзәтеп, кагыйдәләрен кабатлатып, дөрес әйтелешенә игътибар иттертеп, укыта ул, белемгә омтылучылар аңа тартылалар. Укырга йөргән кызлар һәрдаим укытучылары белән очрашып, элемтәне өзмичә, киңәшләшеп яшиләр.
Шаһиевлар - районыбызда үрнәкле гаиләләрнең берсе. Авылның бетмәс мәшәкатьләреннән күңел юанычы табып, җирне яратып, ата - ана нигезендә, ихаталарны гөлгә күмеп яшиләр. Уфадан әниләренең хәлен белергә кайтканда, үзләренә торыр урын хәстәрләп, башта гараж, арытаба өй итеп төзиләр. Олы кешегә ихтирамлы, итәгатьле гаилә. Ике якның да төп нигезләре караулы. Зәлифә дә, Дилшат та изге дин юлында. Әйткәндәй, Дилфат авылда азан әйтүче дә. Әфган сугышында катнашкан, тормыш авырлыкларын күргән кеше. Без Шаһиевларда булганда, йорт хуҗасы зираттагы өмәдән кайтты. Алар кече Хаҗга (Умрага) да барган. Авыл тормышы белән бергә атлый тырыш гаилә.
Бик зур мәйданны биләгән яшәгән урыннарында нәрсә генә үстермиләр. 60 төптән артык гортензияләр, 100 дән артык төр башка чәчкә, куак, агачларны санап бетергесез. Җир үзен яраткан кешеләрне ярата. Шуңа да һәр утырткан үсемлеге яңа тормыш бирә. Бергәләп эшлиләр, чәчкә үстерү серләрен видеога яздырып, кешеләр белән бүлешәләр. Күңелләрендә яхшылык кына аларның. Туганнары, үзләре бердәм булгач, хезмәтләре - ырамлы, яшәүләре ямьле.
«Кыш ул - мөселманның язы» диләр. Белемне камилләштерергә вакыт күп була. Җәй үзенең мәшәкатьләре белән бераз үзенә тарта, әмма намазларны калдырмыйбыз», - ди Шаһиевлар.
Күгәрченнәр кебек гөрләшеп, татулыкта, аклык - сафлык кына таратып яшәүче бу күркәм парга - Зәлифә һәм Дилфат Шаһиевларга күзләр тимәсен. Аларның гомер юлы күпләрне сокландыра һәм үрнәк булып тора. Исәнлектә - саулыкта, бәрәкәтле озын гомер кичерергә язсын сезгә, мәртәбәле, хөрмәтле кешеләребез.
Фәйрүзә ГАЙНАНОВА. Исәмәт авылы.