Маяк
+17 °С
Ясно
җәмгыять
14 Июня , 11:00

Яшәү яме - тигезлектә

Безнең Сүлте авыл советы авыл биләмәсендә тату, матур, тигез тормыш кичерүче күп балалы гаиләләр бихисап. Гөлнар һәм Ришат Йосыповлар авылдашларының абруен, ихтирамын яулаган парларның берсе.

Яшәү яме - тигезлектәЯшәү яме - тигезлектә
Яшәү яме - тигезлектә

1971 елның гыйнвар аенда Үрнәк авылында алты балалы гаиләдә игезәк кызлар Гөлнар һәм Гөлчәчәк туа. Гөлнар Әгълә кызы Дөмәй авылында 10 сыйныфны тәмамлагач, Уфада тегүчелеккә укып чыга.

Гаилә башлыгы Ришат Тәбрик улы 1966 елда Яңа Аташта җиде балалы гаиләдә дөньяга килә. Сүлтедә урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, 86нчы һөнәри училищеда белемен арттырырга укырга керә. Уңышлы тәмамлап, кулына диплом алгач, хәрби бурычын үтәргә Волгоград шәһәренә юллана. Туган ягына кайткач, Салават Юлаев ис. колхозда 15 ел шофер булып эшли. 2017 елдан гаилә бюджетын киңәйтү максатыннан Себер якларында вахта ысулы белән хезмәт сала башлый.

Күркәм пар ямьле җәй аенда Сабантуй бәйрәмендә таныша. 1991 елда чәчләрен чәчкә бәйли һәм бүгенге көнгәчә үзләре тергезеп кергән зур йортларында инде 35 ел бәхетле тормыш көтәләр. Ишле мал-туарлар, кош-кортлар асрыйлар.

Йосыповларның 1993 елда уллары – Динар, 1996 елда Айрат, 2004 елда Ринат дөньяга аваз сала. Тырыш егетләр әтиләре кебек Владивосток, Тольятти, Крымск шәһәрләрендә хезмәт итә. Өч уллары да гаиләле, әти- әниләрен оныклар белән сөендерә.

Ришатның әтисе һәм әнисе Яңа Аташ авылында тигез гомер кичерәләр. Гөлнарның әнисе Үрнәктә яши. Кирәк чакта Йосыповлар һәрберсенә ярдәм белән ашыга.

Тиздән, ямьле җәйнең иң җиләк-җимешле аенда – августта гаилә башлыгы үзенең 60 яшен билгеләячәк. Бу форсаттан авылдашыма тик изге теләкләр юллыйм.

Йосыповлар гаиләсендә һәрвакыт татулык хөкем сөрә, бер-берсенә карата ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел. Уллары еш кына кайтып, туган йортка үз өлешен кертергә тырыша. Гаиләдә бар башлангычларны күтәреп алган, яратып, кадерләп торган терәк-таянычларың булганда, бар авырлыкларны да үтеп чыгарга мөмкин. Хатын-кыз бәхетенең сере – балаларыңа яхшы әти, үзеңә ышанычлы пар булырлык кешене очрату да. Әмма мондый асыл ир-егет янында Гөлнар кебек акыллы, сабыр, изгелекле хатын булуы да шарттыр. «Бер-беребезне хөрмәт итәбез, балаларны яратабыз, матур сүзләрне, җылы хисләрне җәлләмибез», - ди бүгенге тормышлары белән канәгать булуларын белдереп Йосыповлар.

Гөлнур НИГЪМӘТОВА. Сүлте авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас