"Сезнең эшегез өчен баш иябез!" - дип рәхмәт белдерде республика журналистларына төбәк Башлыгы Радий Хәбиров "Барысы да Җиңү өчен!" форумында.
Бүген Уфадагы "Торатау" Конгресс-холлында бөтен Башкортстаннан профессионалларны берләштергән масштаблы медиафорум уза.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең катлаулы заманда массакүләм мәгълүмат чараларының гаять зур ролен билгеләп үтте.
"Кемдер бирешә, кемдер үз идеалларына хыянәт итә, ә кемдер тыныч кына үз эшен эшли. Һәм менә шушы журналист, мөхәррир һәм нәшер итүчеләрдән торган армия - бу бик зур көч", - дип ассызыклады Радий Фәрит улы.
Форумга дәүләт һәм муниципаль киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары, хәрби хәбәрчеләр һәм заманча медиа өлкәсендәге экспертлар җыелды. Чарада актуаль бурычлар турында фикер алышу бара. Анда берничә тематик секция эшли. Спикерлар һәм экспертлар үз мәгълүматләре белән бүлешә.
Медиафорумда Илеш районының «Маяк Илеш» гәзите хезмәткәрләре дә катнаша.
Шулай ук бүген безнең өчен шатлыклы вакыйга.
Илеш мәгълүмат үзәгенең дубляж буенча редактор урынбасары Миләүшә Фәзит кызы КДРАСОВА югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен БРның Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Коллегабызга ныклы сәламәтлек, эшендә иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.