Маяк
+20 °С
Ясно
җәмгыять
19 Июня , 05:10

Котлыйбыз!

Район үзәк дәваханәсенең элекке баш табибы Рәзидә Хәлил кызы Гатауллинага мактаулы исем бирелде.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кичә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы җыелыш узды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров табибларны, фельдшерларны һәм шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Тантана барышында дәүләт бүләкләре тапшырылды.
11 ел дәвамында Югары Яркәй үзәк район дәваханәсен җитәкләгән Рәзидә Гатауллина югары мактауга лаек булды.
Рәзидә Хәлил кызы күпьеллык намуслы хезмәте, профессиональлеге һәм үз эшенә тугрылыгы өчен «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Рәзидә Хәлил кызы, Сезгә киләчәктә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас